Биографиясе

1929 елның 14 июне, Киев шәһәре — 2003 елның 23 мае, Уфа шәһәре.

1952 елда Мәскәү нәзек химия технологиясе институтын тәмамлаганнан соң, хәзерге Түбән Новгород өлкәсенең Дзержинск шәһәрендә химия заводында эшли, 1953 елдан Дзержинск тармак фәнни-тикшеренү институтында.

1968 елдан Башкорт университетында, югары молекуляр кушылмалар һәм коллоид химиясе кафедрасы мөдире, 1978 елдан галоидлы полимерлар деструкциясе һәм тотрыклылыгы буенча проблемалы фәнни-тикшеренү лабораториясен оештыручы һәм аның җитәкчесе. Бер үк вакытта, 1968–83 тә, СССР ФА Башкортстан филиалының Химия институтында ионлы полимерлаштыру лабораториясе мөдире, 1993 елдан Транспорт һәм энергия ресурслары проблемалары институтында химия һәм биохимия проблемалары бүлеге мөдире.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре югары молекуляр кушылмалар химиясенә һәм технологиясенә, нефть химиясенә һәм техник химиягә карый. Химик физика һәм теоретик технологиянең яңа — турбулент агымнарда кыска вакытлы процесслар узуы бүлеген эшли, шуның белән сәнәгать җитештерүенә кечкенә үлчәнешле көпшәсыман турбулент реакторлар нигезендә (А.А.Берлин белән бергәләп) энергия һәм ресурс саклаулы югары җитештерүчән технологияләр кертү мөмкинлеге туа (РФ Хөкүмәтенең фән һәм техника өлкәсендәге бүләге (2004), ТР галимнәре Р.Я.Дебердеев, Г.С.Дьяконов, Ә.М.Мазһаров һ.б. белән бергә). Минскер бутилкаучук (эремәле алым), яңа полимер материаллар, полимер композицияләргә өстәмә химикатлар алу юлларын тәкъдим итә.

Уйлап табуга 375 авторлык таныклыгы һәм патенты (шул исәптән 25 чит илләр патенты) бар.

Бүләкләре

Россиядә беренче зур тоннажлы унификацияләнгән этилен­пропилен каучуклар производствосын эшләгәне һәм гамәлгә керткәне өчен ТРның фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт бүләгенә лаек була (2001, Р.Я.Дебердеев, Г.С.Дьяконов һ.б. белән бергә). РФАнең академигы В.А.Каргин исемендәге бүләге лауреаты (1999). Медальләр, шул исәптән СССР ВДНХсы һәм Бөтенроссия күргәзмәләр үзәге медальләре белән бүләкләнә

Хезмәтләре

Деструкция и стабилизация поливинилхлорида. М., 1972 (автордаш);

Изобутилен и его полимеры. М., 1986 (автордаш);

Квантово-химический аспект электрофильной полимеризации олефинов. Уфа, 1996 (автордаш).

Автор — В.Г.Абзалова