Биографиясе

1947 елның 7 июлендә Киров шәһәрендә туа.

1970 елда Казан университетын тәмамлаганнан соң, Казан технология университетында эшли, 1978–1987 елларда әзерлек бүлеге деканы.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре югары молекуляр кушылмаларның физик химиясенә карый. ТМР алымнарын кулланып, Минкин полисульфид олигомерлар табу, аларны вулканлаштыру һәм модификацияләү процесслары, вулканлаштыру челтәренең төзелеше турындагы күзаллауларны фәнни нигезли; олигомерлар төзелешенең алар нигезендә эшләнгән герметиклаучы композицион материаллар үзлекләренә бәйлелеген күрсәтә; модификацияләнгән композицияләрне катыру процессларының гомуми закончалыкларын, формалашучы челтәрнең гетерочылбырлы олигомер композицияләр төзелү механизмына тәэсирен билгели.

Сәнәгый сыек тиоколларның төзелешен һәм реакция сәләтен аларны синтезлау алымына бәйле рәвештә тикшерә, шулай ук, катыру процесслары механизмнарын һәм кинетик закончалыкларын исәпкә алып, алар нигезендә герметиклар табу процессларын ачыклый. Төрле төзелешле сәнәгый сыек тиоколларны синтезлау һәм катыру процессларын бәяләү юлларын эшли. Машиналар, приборлар төзелеше, нефть һәм газ сәнәгате җиһазларын, төзелеш конструкцияләрен һәм детальләрен герметиклау һәм коррозиядән саклау өчен материаллар тәкъдим итә.

Эшкәртмәләре РФнең күп кенә пердприятиеләрендә, шул исәптән «Казан ясалма каучук заводы» ФҖБдә, «Кварт», «Казан моторлар төзү заводы», «Ямбург газ чыгару» АҖләрендә һ.б.да гамәлгә кертелә.

Уйлап табуга 9 авторлык таныклыгы һәм патенты бар.

«Югары мәктәп отличнигы», «СССРның уйлап табучысы» билгеләре иясе.

Хезмәтләре      

Модификация герметиков на основе полисульфидных олигомеров // Высокомолекулярные соединения. 1989. Т. 31А, № 2 (автордаш);

ЯМР в промышленных полисульфидных олигомерах. К., 1997;

Vulcanisation of Liquid Thiokol Based Sealants by Manganese Dioxide // Inter. J. Polym. Mater. 2000. V.474.

Әдәбият       

Казанский университет (1804–2004): Биобиблиогр. словарь. К., 2004. Т. 2;

Профессора, доктора наук. Политехнический институт — КХТИ- КГТУ (1919–2000): Краткий биогр. справ. К., 2000.