Биографиясе

1898 елның 8 июне, Казан губернасы, Чистай өязе Бахта авылы — 1980 ел, Алма-Ата шәһәре.

Казан ветеринария институтын тәмамлаганнан соң (1922), Минзәлә кантонында ветеринария табибе булып эшли.

1929–1934 елларда һәм 1936–1956 елларда Казан ветеринария институтында, гомуми һәм махсус хирургия кафедрасы мөдире (1939 елдан) һәм ветеринария факультеты деканы (1938–1940).

1934–1936 елларда Киров ветеринария институтында оператив хирургия кафедрасы мөдире, 1956–1962 елларда Семипалатинск ветеринария институтында, 1962–1980 елларда Алма-Ата зооветеринария институтында хирургия кафедрасы мөдире.

Хезмәтләре айгырларны печтерү технологиясе, авыл хуҗалыгы терлекләрендә туры эчәк төшү һәм сөякләр сыну мәсьәләләренә карый. Бүләкләре

Хезмәт Кызыл Байрагы, «Почёт билгесе» орденнары белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Новый метод асептической кастрации жеребцов // Уч. зап. Казан. гос. ветеринария института им. Н.Э.Баумана. 1933. Т. 32.

Әдәбият          

Казанская государственная академия ветеринарной медицины (1873–2006 гг.). К., 2006.

Автор — М.Ш.Шәкүров