Биографиясе

1946 елның 3 июнендә Саба районы Аккүл-Бигәнәй авылында туа.

1969 елда Казан авиация институтын (хәзер Казан техник университеты) тәмамлаганнан соң, шунда ук эшли, 1999 елдан реактив-һава двигательләре кафедрасы мөдире (хәзер авиация двигательләре һәм энергетика җайланмалары кафедрасы).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре газ турбиналы двигательләрнең яну камераларындагы физик-химик процессларны тикшерүгә карый. Минһаҗев җитәкчелегендә турбулент яну теориясе базасында яну камераларын исәпләү һәм проектлаштыру нигезләре эшләнә. Яну камераларының характеристикаларын яхшыртырга һәм яну продуктларындагы агулы матдәләр эмиссиясен киметергә мөмкинлек бирә торган тикшеренүләр үткәрелә. «Таттрансгаз» пердприятиесе газ үткәргечләренә урнаштырылган газ кудыру агрегатларын исәпләү алымнары һәм аларның характеристикаларын яхшырту буенча тәкъдимнәр, «Ансат» һәм «Ми-17» вертолётлары өчен көч җайланмаларының техник характеристикаларын исәпләү алымнары эшләнә.

Уйлап табуга 15 авторлык таныклыгы бар.

Медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре      

Внутрикамерные процессы и автоматизированная доводка камер сгорания газотурбинных двигателей. К., 2000;

Камеры сгорания газотурбинных двигателей. К., 2004;

Основы эксплуатации газотурбинных двигателей. К., 2007 (автордаш).