- РУС
- ТАТ
химик-органик, химия фәннәре докторы (1954), РФА академигы (1991; 1979 елдан СССР ФА академигы; 1972 елдан мөхбир әгъза)
1908 елның 11 декабре, Сембер губернасы, Буа өязе Яңа Бикшек авылы —2002 елның 25 марты, Мәскәү.
1939 елда Мәскәү университетын тәмамлаганнан соң, РФАнең Органик химия институтында эшли, директор урынбасары (1955–1977), Сирәк һәм сибелгән элементларда катализ лабораториясе мөдире (1963–1990), профессор (1970), 1989 елдан төркем җитәкчесе, дирекциядә киңәшче.
СССР ФАнең Катализ буенча фәнни советы рәисе (1982–1989), Гомуми һәм техник химия бүлекчәсенең академик секретаре урынбасары (1985–1990), СССР МКның Фән һәм техника Дәүләт комитетында «катализ һәм аны сәнәгатьтә куллану» проблемасы буенча фәнни совет рәисе урынбасары (1985–1992).
Бөек Ватан сугышында катнаша.
Миначёвның фундаменталь тикшеренүләре катализның теоретик нигезләрен үстерүгә, төрле класслы органик кушылмалар синтезлауның яңа алымнарын эшләүгә, нәтиҗәле каталитик системалар булдыруга карый. Миначёв углеводородларны 8 нче төркем металлар тупланган җисемнәрдә гидрирлау, дегидрирлау, изомерлаштыру, бензин фракцияләре риформингы реакцияләрен тикшерә. Аз күләмдә затлы металлар катнашкан катализаторларның югары активлыгын һәм тотрыклылыгын ачыклый, аларны югары нәтиҗәле сәнәгый риформинг катализаторлары сыйфатында тәкъдим итә. Сирәк мәгъдән элементлары (СМЭ) оксидларының каталитик активлыгы аларның электрон төзелешенә бәйле булуын ача һәм бу бәйлелекне формалаштыра. СМЭның берьярым оксидларының олефиннарны гидрирлау реакцияләрендә түбән температуралы каталитик активлыгын һәм аларның С=С-бәйлелегендәге күчешен, шулай ук үз составларында күчеш элементлары булмаган цеолитларның уникаль үзлеген — төрле класслы органик кушылмалар гидрирлауда катализатор була алуын ача. Углеводородларны әйләнә-тирәне пычратмыйча изомерлаштырырга һәм алкилларга мөмкинлек бирә торган, составларына СМЭ һәм 8 нче төркем металлар кергән нәтиҗәле цеолит катализаторлар уйлап таба. Рений оксидлары, сульфидлары, галогенидлары һ.б. кушылмаларын төрле органик реакцияләр катализаторлары буларак куллануның киң мөмкинлекләрен ачыклый. Миначёв җитәкчелегендә матдәләрне бер стадияле синтезлау алымы эшләнә, бу матдәләр югары сыйфатлы ягулык һәм майлау матдәләренең компонентлары, каучук һәм пластмассалар эшләгәндә мономерлар, кыйммәтле реактивлар һ.б. булып тора.
Уйлап табуга 100 авторлык таныклыгы һәм патенты бар. Фәнни эшкәртмәләре Россия һәм башка илләрнең химия предприятиеләрендә гамәлгә кертелгән.
1970–1980 елларда Миначёв «цеолитлар белән катализ» темасы буенча СССРның милли координаторы, СССР һәм АКШ, Германия, Чехословакия, Бөекбритания, Һиндстан, Болгария, Вьетнам галимнәре белән күпьяклы хезмәттәшлекнең шеф-координаторы була.
ГДР ФАнең чит ил әгъзасы (1983). «Химия твёрдого топлива» (1982 елдан), «Нефтехимия» (1988–1999) журналларының баш мөхәррире.
СССР МС (1976), СССР Дәүләт (1977), СССР ФАнең Н.Д.Зелинский исемендәге (1972, 1987), А.А.Баландин исемендәге (1993) һәм ГДР ФА (1989) бүләкләре лауреаты.
Ленин ордены, 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, ике Хезмәт Кызыл Байрагы, «Почёт билгесе» орденнары; медальләр, шул исәптән СССР ВДНХсының ике алтын һәм бер көмеш медале белән бүләкләнә.
Редкие земли в катализе. М., 1972 (автордаш);
Фотоэлектронная спектроскопия и её применение в катализе. М., 1981 (автордаш);
Рений и его соединения в гетерогенном катализе. М., 1983 (автордаш);
Окислительно-восстановительный катализ на цеолитах. М., 1990 (автордаш).
Хабиб Миначевич Миначёв / АН СССР // Материалы к биобиблиогр. учёных СССР. Сер. хим. наук. М., 1993. Вып. 94;
Памяти академика Х.М.Миначёва // Нефтехимия. 2002. Т. 42, № 3;
Волков В.А., Вонский Е.В., Кузнецова Г.И. Выдающиеся химики мира: Биогр. справ. М., 1991.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.