- РУС
- ТАТ
хокук белгече, икътисадчы, тарих фәннщре һәм сәяси икътисад докторы (1856), хокукый статский советник (1873)
1824 елның 24 октябре, Ковно губернасы, Поневежье өязе Швабишки авылы — 1878 елның 11 марты, Казан.
Дворяннар нәселеннән.
Дерпт университетын тәмамлый (1848); шунда ук эшли, 1853–1855 елларда география, этнография һәм статистика кафедрасы приват-доценты.
1857 елдан Казан университетының сәяси икътисад һәм статистика кафедрасы ординар профессоры, 1863–1873 елларда юридик факультет деканы.
Рауның индивидуалистик һәм тарихи-физиологик мәктәпләре икътисадчылары карашларының тарафдары. Төп хезмәтләре халык хуҗалыгында «шәхси файда һәм чикләнмәгән ирек хакимлегенең мөмкинлеге һәм файдасы хакында»гы проблемаларны өйрәнүгә, сәүдә һәм сәнәгать кризислары турындагы мәсьәләләргә багышлана.
Кредит, сәүдә ширкәтләре һ.б. турында тәгълимат эшли.
1861 елгы Крәстиян реформасы алдыннан дәүләт милкен торгларда сату юлы белән Россияне финанс ягыннан савыктыру проектын алга сөрә.
Казан икътисадчылар җәмгыяте эшчәнлеге өлкәсен киңәйтүне яклый, әлеге җәмгыятьне үзгәртеп кору планын төзи.
1869 елда Россия хайваннарны саклау җәмгыятенең Казан бүлеген оештыра.
Продажа государственных имуществ как одно из средств для удовлетворения современных финансовых потребностей России. К., 1859;
Несколько слов о новой основе доверия: По поводу трудов Комиссии для устройства земских банков. К., 1862;
Записка о воспитательном значении кроткого обращения с животными. К., 1869;
Uber das Verhaltniss der Consumtion zur Production. Дерпт, 1856.
Степанов Я.С. Памяти Ю.А.Микшевича. К., 1878;
Биографический словарь профессоров и преподавателей Императорского Казанского университета (1804–1904). К., 1904. Ч. 2.
Автор — Е.Б.Долгов
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.