- РУС
- ТАТ
тарихчы, тарих фәннәре докторы (1986), профессор (1989), ТРның атказанган фән эшлеклесе (1991)
1942 елның 21 сентябре, Саба районы Туктамыш авылы — 2007 елның 1 марты, Казан.
Казан университетын тәмамлый (1965), 1969–2007 елларда шунда эшли, 1995 елдан сәяси тарих кафедрасы мөдире. Бер үк вакытта, 1990 елдан, Казан техник университеты каршындагы Укытучыларның квалификациясен күтәрү һәм яңадан әзерләү институтында тарих кафедрасы мөдире.
Хезмәтләре Казан университеты тарихына һәм аның Идел буе, Урал алды халыкларының белемен, мәдәниятен үстерүдәге әһәмиятен барлауга, шәркыять белеменә, хәзерге заман милли мөнәсәбәтләр мәсьәләләренә һәм милли мәдәниятләрнең үзара йогынтысына карый.
«Культурология» уку ярдәмлеге авторларының берсе (1998).
Медаль, ТРның Мактау грамотасы белән бүләкләнә (2002).
Формирование и развитие просветительства среди татар Поволжья (1800–1861). К., 1972;
Казанский университет и просвещение народов Поволжья и Приуралья (XIX в.). К., 1979;
Казанский университет в духовной культуре народов востока России (XIX в.). К., 1991;
Культура многонациональной провинции: Поволжье и Приуралье. К., 2001 (автордаш).
Тюркологи современного Татарстана: Справ. М., 1997;
Профессора исторического факультета Казанского университета (1939–1999): Библиогр. словарь. К., 1999.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.