- РУС
- ТАТ
физик-химик, химия фәннәре докторы (1993), профессор (1998), ТРның атказанган фән эшлеклесе (2005)
1950 елның 7 апрелендә Харьков шәһәрендә туа.
1972 елда Казан университетын тәмамлаганнан соң, шунда ук эшли.
1976–1988 елларда Казан химия-фотография сәнәгате технологиясе һәм проектлаштыру фәнни-тикшеренү институтында.
1988 елдан Казан технология университетында.
Хезмәтләре координацион химиягә, фотохимиягә, иммобильләшкән системалар химиясенә карый. Михайлов комплекслар ясау процессларында желатин иммобильләшкән металл катыш матрицалы системаларның реакциягә сәләтен тикшерү һәм аларны гамәли куллану буенча фәнни юнәлеш булдыра. Төрле d- һәм f-металлар катыш желатин иммобильләшкән матрицалы системаларда комплекслар ясау һәм темплат синтезы процессларының гомуми закончалыкларын ачыклый, югары сыйфатлы көмеш булмаган моно- һәм полихром фотосурәтләр, юка оптик катламнар һәм иммобильләшкән сорбентлар алуның фәнни нигезләрен һәм технологияләрен эшли. Фәнни эшкәртмәләре «Тасма» ҖБдә гамәлгә кертелгән.
Уйлап табуга 125 тән артык авторлык таныклыгы һәм патенты бар.
Комплексы d-элементов с хелатными и макроциклическими лигандами как перспективные компоненты несеребряных фотографических систем // Успехи химии. 1997. Т. 66, № 8;
MHF-GIM Complexing: Novel Synthetic and Applied Horizons // Reviews in Inorganic Chemistry. 1997. V.17, № 4;
Coordination Compounds as Components of Silverless Photographic Images // Journal оf Coordination Chemistry. 1999. V.47, № 1.
Профессора, доктора наук. Политехнический институт — КХТИ — КГТУ (1919–2000): Краткий биогр. справ. К., 2000.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.