Биографиясе

1924 елның 24 июне, хәзер Кемерово өлкәсенең Тисульск районы Кунда руднигы — 1997 елның 10 октябре, Казан.

Томск политехник институтын тәмамлаганнан соң (1951), Үзәк Казакъстан геофизик экспедициясендә (Караганда шәһәре), баш инженер (1953–1959).

1960 елдан Себер геология, геофизика һәм минераль чимал фәнни-тикшеренү институтында (Новосибирск шәһәре).

1968 елдан ЦНИИгеолнерудта, баш фәнни хезмәткәр (1988 елдан).

Бөек Ватан сугышында катнаша.

Фәнни эшчәнлеге

Михайлов җитәкчелегендә молибден (Казакъстан, 1955), фосфорит (Красноярск крае, 1967), цеолит (Төрекмәнстан, 1980; СССР территориясендә беренче) чыганаклары билгеләнә. Цеолит чыганакларын эзләүнең теоретик нигезләрен эшләүдә катнаша, аларны эзләү критерийларын, сәнәгый төрләрен билгели.

Татарстан территориясендә беренче тапкыр цеолит очравын ачыклый (1970). СССР территориясендә цеолитларның минераль-чимал базасын тудыруны фәнни яктан нигезли, физик-химик үзенчәлекләрен тикшерә, аларны халык хуҗалыгында файдалану юнәлешләрен билгели. «Фосфорит рудалары чыганакларын фаразлау һәм эзләү буенча методик кулланма» («Методическое руководство по прогнозированию и поискам месторождений фосфоритовых руд». М., 1982) һәм «СССРның фосфатлы чыганакларына минерагеник карта» («Минерагеническая карта на фосфатное сырьё СССР». М., 1983) авторы.

 Бүләкләре

СССР МС бүләге лауреаты (1990). 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, «Почёт билгесе» орденнары, медальләр, «Мактаулы җир асты байлыкларын эзләүче» билгесе белән бүләкләнә.

Хезмәтләре            

Неметаллические полезные ископаемые СССР. Фосфориты. М., 1984 (автордаш);

Поиски, разведка и оценка месторождений цеолитсодержащих пород. М., 1989.

Әдәбият           

Памяти А.С.Михайлова // Отечественная геология. 1997. № 12.