Биографиясе

1834 елның 27 гыйнвары,Тобольск шәһәре — 1907 елның 20 гыйнвары, Санкт-Петербург.

1855 елда Баш педагогия институтын (Санкт-Петербург) тәмамлаганнан соң, Ришелье лицее каршындагы гимназиядә укыта (Одесса шәһәре)

1857–1890 елларда Петербург университетында (1865 елдан профессор), бер үк вакытта, 1864–1872 елларда, Петербург практик технол. институты профессоры.

1890–1895 елларда Диңгезчелек министрлыгының Фәнни-техник лабораториясе киңәшчесе (Мәскәү).

1892 елдан Үрнәк герләр һәм үлчәүләр депосының галим-саклаучысы (депо соңыннан аның тырышлыгы белән Баш үлчәүләр палатасы итеп үзгәтелә, хәзер Д.И.Менделеев исемендәге Бөтенроссия метрология фәнни-тикшеренү институты), 1893 елдан аның управляющие (директоры).

Фәнни эшчәнлеге

Фундаменталь хезмәтләре гомуми химиягә, химия технологиясенә, физикага, гидродинамика, метрология, һавада очуга, метеорология, геология, авыл хуҗалыгы, икътисадка, халык мәгарифенә һ.б.га карый. Изоморфлыкка һәм чагыштырмача күләмнәргә багышланган беренче хезмәтләрендә үк ул химик элементларны кушылмаларның кристаллик формалары буенча классификацияләргә тырыша; химик элементларның активлыгы аларның атом күләмнәренә бәйле булуын ачыклый.

Гейдельберг шәһәрендә (Германия, 1859–61) командировкада вакытта лаборатория төзи, һәм анда сыеклыкларның максималь кайнау температуралары булуы ачыла (1860). Россиядә чыккан беренче «Органик химия» («Органическая химия», СПб., 1861; Петербург ФАнең Демидов бүләге) дәреслеге авторы. «Химия нигезләре» курсын әзерләгән вакытта химик элементларның үзлекләре аларның атом авырлыкларына периодик бәйле булуы турындагы фикергә килә.

1869–1871 елларда периодиклык турындагы тәгълимат нигезләрен бәян итә, периодиклык законын ача, химик элементларның периодик системасын эшли, аның берничә вариантын төзи. Периодик системага нигезләнеп, кайбер билгеле элементларның атом авырлыкларын төзәтә, әлегәчә фәндә билгеле булмаган элементларның, шул исәптән экаалюминий — галлий, экабор — скандий, экасилиций — германийның (тиңдәшле рәвештә 1876, 1879, 1886 елларда ачылалар) барлыгын һәм үзлекләрен фаразлый (1870). Бу элементларның ачылуы периодик законга танылу китерә. Соңрак элементның Менделеев периодик системасындагы тәртип номерының реаль физик мәгънәгә ия булуы һәм атом төше корылмасына, ягъни төштәге протоннар санына һәм нейтраль атом сүрүендәге электроннар санына туры килгәне беленә. Атом төше корылмалары арткан саен, тиңдәшле рәвештә 2 (s), 6 (p), 10 (d) һәм 14 (f) элементлар аша элемент үзлекләренең периодик кабатлана баруы ачыкланган.

Химик элементларның периодик системасының күп вариантлы график сурәтләре арасыннан 1990 елларга кадәр вертикаль урнашкан төркемнәре саны (8 — кыска һәм 18 — озын) белән аерылып торучы 2 формасы таралган була. Күрсәтелгән саннар атомның төш корылмасы (протоннар саны) арта барган саен, аның ике тышкы энергетик дәрәҗәсенең электроннар белән максималь тулуы периодлы икәнен чагылдыралар.

Таблицаның кыска формасында, озынындагы кебек үк, 7 период, төркемнәр төп (a) һәм ярдәмче (b) астөркемнәргә бүленәләр. Химик элементлар периодик системасының төркемнәрне 1 дән алып 18 гә кадәр гарәп цифрлары белән номерлаган озын формасы 1989 елда Халыкара теоретик (саф) һәм гамәли химия берлеге тарафыннан кабул ителә һәм гомуми куллану өчен тәкъдим ителә. Әлеге форма кабул ителү белән «астөркем», «типик элементлар», «семьялыклар» төшенчәләре юкка чыга. Ике зур семьялыкның — лантаноидлар һәм актиноидларның урыны үзгәрешсез кала. 18 төркемнең һәрберсенә (1 нче периодның системада аерым урын тоткан Н һәм Не элементларыннан башка) вертикаль буенча бер рәт итеп, ике тышкы («валентлык») электрон катламнары бер үк электрон структуралы (s-, s- + p- яки s- + d-) элементлар кертелә.

Периодик закон Менделеевның фундаменталь «Химия нигезләре» («Основы химии», 1–2 кисәкләр, СПб., 1869–71) хезмәтен язу өчен нигез булып тора. Автор үзе исән чагында китап 8 тапкыр басыла, инглиз, немец һәм француз телләренә тәрҗемә ителеп чыгарыла; химияне үстерүгә һәм аны укытуга йогынтысы буенча дөньякүләм химия әдәбиятында бу хезмәткә тиңнәр булмый. Гаять күп эксперименталь материалга таянып, Менделеев хәзерге заман эремәләр гыйлеме нигезләренең берсе булган эремәләрнең гидратлар теориясен төзи. Клапейрон тигезләмәсен (Клапейрон–Менделеев тигезләмәсе) гомумиләштереп, идеаль газның бер моле өчен гомуми халәт тигезләмәсен чыгара. Метеорология һәм һавада йөзү буенча тикшеренүләр үткәрә, гамәли нивелирлау өчен сизгер дифференциаль барометр уйлап таба.

Фәнни тикшеренүләрне илнең икътисади үсеше ихтыяҗлары белән тыгыз бәйләнештә алып бару — Менделеев эшчәнлегенең төп билгесе. Ул нефть, күмер чыгару, металлургия һәм химия сәнәгатьләренә аеруча игътибар итә. Нефть үткәргечләре төзү, нефтьне химик чимал итеп куллану инициаторы була; нефтьнең авыр металлар карбидларыннан нәорганик килеп чыгышлы булуын фаразлый; нефтьләрне эшкәртүдә ваклап кудыру принцибын тәкъдим итә. Күмерләрне җир астында газландыру идеясе белән чыга, сода, күкерт кислотасы, ясалма минер. ашламалар җитештерүне илнең үз чималына нигезләнеп арттыру — беренче чираттагы бурыч дип исәпли.

Төтенсез дарының бер төрен уйлап таба, һәм аның беренче партиясе Бондюг (хәзер Менделеев) шәһәре химия заводында әзерләнә, биредә Менделеев химия технологиясе мәсьәләләре буенча фәнни киңәшче була.

Авыл хуҗалыгына караган хезмәтләрендә ачы туфракларны известьләү, вакланган фосфоритлар, суперфосфат, азотлы һәм калийлы ашламалар куллану, минераль һәм органик ашламаларны бергә кертү зарурлыгын күрсәтә. Баш үлчәүләр палатасында эшләгәндә, Менделеев Россиядә метрика эшен үстерүгә ярдәм итә. Төгәл үлчәнешләр теориясен төзи, көянтә һәм арретирның иң яхшы конструкцияләрен эшли, үтә төгәл үлчәү алу ысулларын тәкъдим итә. Менделеев җитәкчелегендә фунт (кадак) һәм аршынның прототиплары кабат яңартыла, рус үлчәү эталоннары белән инглиз үлчәмнәре һәм метрик үлчәмнәр чагыштырыла. Ул Россиядә метрик үлчәүләр системасын кертү кирәк дип саный һәм аның факультатив кулланылышына рөхсәт алуга ирешә (1899, 1918 елдан мәҗбүри).

Менделеевның «Аңлатмалы тариф» («Толковый тариф», СПб., 1891) китабы озак вакытлар рус таможня сәясәтенең нигезен тәшкил итә. Ф.А.Брокгауз һәм И.А.Ефронның «Энциклопедик сүзлеген» төзегәндә химия-техника һәм фабрика-заводлар бүлеге мөхәррире, шулай ук бу басманы бизәгән күп кенә мәкаләләр авторы сыйфатында актив катнаша. Рус химия җәмгыятен гамәлгә куюда (1868, хәзер Д.И.Менделеев исемендәге Россия химия җәмгыяте) башлап йөрүчеләрнең берсе. Дөньяның төрле илләренең 90 нан артык фәннәр академиясе, фәнни җәмгыятьләре, университетлары, институтлары әгъзасы һәм мактаулы әгъзасы.

Истәлеге

101 нче химик элемент (менделевий), минерал (менделеевит), Айдагы кратер, Курил утрауларындагы вулкан, Төньяк Боз океанындагы су асты сырты Менделеев исеме белән аталган. Менделеев исеме дөньяның иң бөек галимнәре белән беррәттән Бриджпорт университеты (Коннектикут штаты, АКШ) Фән мактау тактасына кертелгән.

Бүләкләре

Бөекбритания ФА медальләре белән бүләкләнә. Россиядә Менделеев истәлегенә саф һәм гамәли химия буенча Менделеев съездлары үткәрелә (1907–2005 елларда 17 съезд үтә). СССР ФА химия һәм химия технологиясе буенча иң яхшы хезмәтләр өчен Д.И.Менделеев исемендәге бүләк һәм Алтын медаль билгели (1962).

Химик элементларның хәзерге периодик системасының рус телендәге варианты Казан галимнәре Р.С.Сәйфуллин һәм А.Р.Сәйфуллин тарафыннан тәкъдим ителә (1999). Элементлар исемнәре рус һәм инглиз телләрендә бирелә, элементның латин телендәге исеме инглизчәсе белән туры килмәгән очракларда курсив белән өстәп языла. Һәр элемент өчен 2 электр тискәрелек зурлыгы, гади матдәләрнең физик параметрлары кертелгән. 101–111 нче элементлар ИЮПАК раслаган һәм аныклаган исемнәре һәм атом (моляр) массалары белән (1997–2005, 1999) язылганнар. Кыска таблицаның төркемнәренә һәм үзләренең өстәмә a һәм b индекслары белән астөркемнәренә сылтамалар, шулай ук лантаноидлар һәм актиноидлар өчен «күчеш элементлары» төшенчәсе сакланган, соңгылары элеккечә аерым рәтләргә (төркемнәрдән тыш) аерып чыгарылганнар һәм 3 нче (элекке IIIb) төркемгә карыйлар.

Хезмәтләре               

Сочинения: В 25 т. М.–Л., 1934–54;

Избранные лекции по химии. М., 1968.

Әдәбият

Волков В.А., Вонский Е.В., Кузнецова Г.И. Выдающиеся химики мира. М., 1991;

Самин Д.К. Сто великих учёных. М., 2002;

Сайфуллин Р.С., Сайфуллин А.Р. Универсальный лексикон: химия, физика и технология. М., 2002;

шул ук. Современная форма таблицы Менделеева // Наука и жизнь. 2004. № 7;

Ушакова Г.Г. Современная периодическая система химических элементов Д.И.Менделеева. К.,2006.

Авторлар — В.Г.Абзалова, Р.С.Сәйфуллин