Биографиясе

1908 елның 31 августы, Чистай шәһәре — 1972 елның 12 июне, Казан.

Казан университетын тәмамлаганнан соң (1930), СССР ФАнең Башкортстан экспедициясендә геологик партияләр башлыгы булып эшли. 1932 елдан Татгеолбюрода, 1937 елдан «Востокнефть» трестында, 1939 елдан «Сызраньнефть»тә, 1940 елдан «Татнефтегазразведка»да, баш геолог (1944–1970).

Фәнни эшчәнлеге

Мельников Татарстан территориясе һәм аңа чиктәш төбәкләр өчен утырма тышлыкның стратиграфик шкаласын, тектоник схеманы, углеводородларны эзләү һәм тикшерү алымнарын, эзләү-разведкалау максатыннан бораулау эшләренең нәтиҗәлелеген күтәрү буенча тәкъдимнәр эшләүдә катнаша. Нефть ятмаларының урнашу үзенчәлекләрен билгели. Мельников җитәкчелегендә Татарстан территориясендә 100 гә якын нефть чыганагы ачыла.

Бүләкләре

Дәүләт бүләге Ромашкино нефть чыганагын ачкан өчен бирелә.

Ике Хезмәт Кызыл Байрагы, «Почёт билгесе» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре               

Геологическое строение и нефтеносность ТАССР. К., 1948 (автордаш);

Геология нефтяных и газовых месторождений Волго-Уральской нефтегазоносной провинции. М., 1970 (автордаш).