- РУС
- ТАТ
икътисадчы, икътисад фәннәре докторы (1996), профессор (1998), ТРның атказанган фән эшлеклесе (2003)
1957 елның 21 августында Казанда туа.
1979 елда Казан финанс-икътисад институтын тәмамлаганнан соң, Казан авиация институтының (хәзер Казан техник университеты) сәнәгать икътисады һәм җитештерүне оештыру кафедрасында эшли.
1995 елдан Казан энергетика университетының икътисад һәм җитештерүне оештыру кафедрасы мөдире, 2001 елдан профессор ТР ФАнең социаль-икътисади фәннәр бүлегендә икътисад буенча фәнни совет рәисе.
Хезмәтләре базар мөнәсәбәтләренә күчү шартларында стратегик планлаштыру һәм пердприятиеләр эшчәнлеген реструктуризацияләү мәсьәләләренә, ТРның энергетика комплексын реформалаштыруга карый. Мельник тарафыннан реструктуризацияләүнең нәтиҗәлелеген икътисади бәяләүнең күпбаскычлы моделе, яңа техника, технологияләрне гамәлгә кертү һәм башка төрле капитал салу юнәлешләренең сайлап алынган вариантларын икътисади нигезләү алгоритмнары булдырыла.
Стратегическое управление деятельностью предприятий в условиях развития рыночных отношений. К., 1995;
Стратегическое планирование деятельности фирмы на этапе перехода к рыночным отношениям. СПб., 1996;
Реструктуризация электроэнергетики в условиях становления рыночных отношений. К., 2004;
Управление инвестиционной деятельностью фирмы. К., 2004;
Экономическая оценка инвестиций. К., 2004.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.