- РУС
- ТАТ
хезмәтне оештыру һәм аның куркынычсызлыгы өлкәсе галиме, техник фән докторы (1988), профессор (1990), БРның атказанган халык мәгарифе хезмәткәре (1998)
1941 елның 15 июне, БАССРның Благовар районы Кашкалаша авылы — 2004 елның 15 мае, Уфа.
1963 елда Уфа нефть институтын (хәзер Уфа нефть техник университеты), тәмамлаганнан соң, шунда ук эшли, институтның Октябрьскидагы кичке филиалында (1963–1968), хезмәтне һәм әйләнә-тирә мохитне саклау кафедрасы мөдире (1972–1984), профессор (1988 елдан).
Хезмәтләре нефть сәнәгатендә хезмәтне саклау процессларының икътисади һәм матем. модельләренә карый. Мөэминов оптимальләштерү алымнарын һәм сәнәгать калдыкларын үтилләштерү принципларын тәкъдим итә. Аның җитәкчелегендә нефтьне промысел өчен җыю һәм эшкәртү процессларын акустик тирбәнешләр кулланып интенсивлаштыру технологияләре эшләнә (эшкәртмәләре Урал, Көнбатыш Себер, Идел буе предприятиеләрендә гамәлгә кертелгән).
Уйлап табуга 11 авторлык таныклыгы бар.
Медальләр, «СССРның уйлап табучысы», «СССРның югары мәктәп отличнигы» билгеләре белән бүләкләнә.
Экономические проблемы охраны труда. Уфа, 1985;
Охрана труда: Методологические основы курса. Уфа, 1988.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.