Биографиясе

1927 елның 8 мартында Үзбәкстан ССРның Кирмән шәһәрендә туа.

1950 елда Казан университетының тарих-филология факультетын тәмамлаганнан соң, Эстәрлетамак педагогика институтында эшли.

1960 елдан Казан техник университетының икътисад һәм хокук теориясе кафедрасында. Бер үк вакытта (1994 елдан), Петербург университетының Россия укытучыларны кабат укыту һәм квалификациясен күтәрү гуманитар институты Казан филиалының икътисад теориясе кафедрасы мөдире.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре бүлү мөнәсәбәтләренә, хезмәт хакы һәм икътисади мәнфәгатьләр бәйләнешенә, хуҗалык алып бару алымнарын камилләштерүгә карый. Аерым хезмәтләре СССР ВДНХсына һәм Халыкара күргәзмәләргә куела.

«Бүлү мөнәсәбәтләре һәм аларны камилләштерү» («Распределительные отношения и их совершенствование», 1970) монографиясе СССР ВДНХсы билгесе белән бәяләнә (1971), «Хезмәт хакы һәм аның икътисади мәнфәгатьләр белән бәйләнеше проблемалары» («Заработная плата и проблемы её взаимосвязи с экономическими интересами», 1983) дигән хезмәте Болгариядә узган Халыкара күргәзмә дипломына лаек була (1984). Медальләр, ТРның Мактау грамотасы белән бүләкләнә.

Хезмәтләре             

Заработная плата и проблемы её взаимосвязи с хозяйственным механизмом социалистического общества. М., 1990;

Интеллектуальный труд: Сущность, особенности, содержание и проблемы измерения его результатов // Актуальные проблемы совершенствования учебной и научной деятельности в высшей школе. К., 2003.

Әдәбият            

Гортышев Ю.Р., Шарапов С.И., Хайруллов Д.С. Полвека в высшей школе // Науч. Татарстан. 2001. № 2.