Биографиясе

1926 елның 20 марты, БАССРның Бәләбәй районы Шланлыкүл авылы — 2000 елның 25 июле, Уфа шәһәре.

1949 елда Уфа авиация институтын тәмамлаганнан соң, Мәскәү авиация-технология институтында эшли.

1953–1992 елларда Уфа авиация институтында, проректор (1960–1961), ректор (1961елдан), бер үк вакытта материаллар каршылыгы кафедрасы мөдире (1973 елдан), профессор (1975).

1992 елдан РФА Уфа гыйльми үзәгенең Механика институтында: директор, деформацияләнүче каты җисем механикасы лабораториясе мөдире, 2000 елдан өлкән фәнни хезмәткәр.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре деформацияләнүче каты җисем механикасына һәм авиация конструкцияләре элементларының ныклыгы мәсьәләләренә карый. Мәүлүтов каты җисемнәрне нәстационар үзле-сыгылмалы- пластик деформацияләү процессларының физик-математик модельләрен һәм санлы алымнарын эшли. Киеренке деформацияләнгән халәтне исәпләүнең нәсызыкча мәсьәләләрен чишә, сыгылмалы-пластик деформация шартларында көчәнешләр тупланышы һәм материалның төрле йөкләнешләр алгандагы шуышучанлыгы мәсьәләләрен тикшерә. Авиация конструкцияләрендәге җылылык йөкләтелгән элементларны аларның йөкләнеше характерын исәпкә алып исәпләү, проектлаштыру һәм ышанычлы ныклыгын тәэмин итүне, шулай ук конструкцион материалларның нәсызыкча торышларын яңача нигезли. Уйлап табуга 2 авторлык таныклыгы бар. «Белем» җәмгыятенең Башкортстан бүлеге идарәсе рәисе (1976–1984).

Бүләкләре

Ике Хезмәт Кызыл Байрагы, ике «Почёт билгесе» орденнары; медальләр, шул исәптән СССР ВДНХсының алтын һәм көмеш медальләре; БАССР ЮС Президиумының Мактау грамоталары белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Повышение прочности и надёжности резьбовых соединений. М., 1979;

Высшая школа глазами ректора. М., 1992;

Сопротивление материалов. М., 1994;

Концентрация напряжений в элементах авиационных конструкций. М., 1996.

Әдәбият

Башкирская энциклопедия. Уфа, 2008. Т. 4.