Биографиясе

1928 елның 5 июле, Чуаш АССРның Цивильск районы Рындино авылы — 1994 елның 26 мае, Мәскәү.

Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый (1952).

1952–1954 елларда Чепья районының Димитровский МТСында баш агроном, 1954–1958 елларда директор.

1958 елда Балтач районы авыл хуҗалыгы инспекциясе башлыгы, бер үк вакытта район башкарма комитеты рәисе урынбасары.

1958–1960 елларда КПССның Биектау район комитеты 2 нче секретаре.

1961–1963 елларда КПССның Татарстан өлкә комитеты авыл хуҗалыгы бүлеге мөдире, 1963–1973 елларда ТАССР МС рәисенең беренче урынбасары, бер үк вакытта (1965 елга кадәр) авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерү һәм әзерләү министры.

1973–1985 елларда РСФСР авыл хуҗалыгы министры урынбасары, 1985–1990 елларда РСФСР Дәүләт агросәнәгать комитеты рәисе урынбасары, бер үк вакытта Җирдән файдалану, җир төзү, урман хуҗалыгы һәм хезмәтне саклау идарәсе белән үсемлекчелек продукциясен җитештерү һәм эшкәртү буенча Баш идарә (1988–1989) һәм Үсемлекчелек продукциясен эшкәртү һәм тәэмин итү, җитештерүне интенсивлаштыру буенча Баш идарә башлыгы (1989–1990).

1990–1994 елларда Американың «Пионер» фирмасында координатор-консультант (Мәскәү).

Мартынов үсемлекчелек продукциясе җитештерү һәм эшкәртү системасын камилләштерүгә, җитештерүгә фәнни нигезләнгән игенчелек системасын, заманча ашламаларны, эрозиягә каршы һәм башка чараларны гамәлгә кертүне оештыруга, интенсив технологияләр буенча авыл хуҗалыгы культураларын игүне үзләштерүгә, бөртекле ашлык, май культуралары, терлек азыгы аксымы, күпьеллык үләннәр, кукуруз, җитен һ.б. җитештерү буенча максатлы комплекслар булдыруга һәм гамәлгә куюга, орлыкчылык, терлек азыгы җитештерү проблемаларын хәл итүгә зур өлеш кертә.

1963–1967 елларда ТАССР ЮС, 1963–1971 елларда РСФСР ЮС депутаты.

Бүләкләре

Ике Хезмәт Кызыл Байрагы, «Почёт билгесе» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Автор — И.Н.Афанасьев