Биографиясе

1900 елның 14 ноябре, Царицын шәһәре (хәзер Волгоград) – 1981 елның 15 сентябре, Казан.

Казан геоботаника мәктәбе вәкиле (1931–1975 елларда җитәкчесе), А.Я.Гордягин укучысы. Агрофитоценологиягә нигез салучыларның берсе.

Казан университетын һәм бер үк вакытта Казан авыл хуҗалыгы һәм урманчылык институтын тәмамлый (1924).

1924 елдан Казан университетында, ботаника (1945–1974, 1965 елга кадәр – геоботаника) кафедрасы мөдире, проректор (1952–1958). Бер үк вакытта, (1925 елдан), Казан авыл хуҗалыгы институтында эшли, ботаника кафедрасы мөдире (1928–1947).

Казан университеты каршындагы Табигыятьчеләр җәмгыяте (1948–1974), Бөтенсоюз ботаника җәмгыяте (1959–1974) рәисе, шәрәфле әгъзасы (1978 елдан).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре геоботаникага, болынчылык һәм урманчылык белеменә, агрофитоценологиягә карый.

М.В.Марков туфракта һава запасын билгеләүнең кыр ысулын эшли, туфракның тыгызлык дәрәҗәсен үлчәү приборы уйлап таба. Чистай кантоны территориясенең агач-куак һәм дала үсемлекләрен өйрәнә, далалану факторларын ачыклый. ТАССРның Кама аръягы территориясендә урман һәм даланың үзара бәйлелеген тикшерә.

1936–1937 елларда киң колачлы стационар тикшеренүләр үткәрә, тикшеренүләр барышында исә «экологик урыннар», «урнашу һәм яшәү тирәлеге», «үсемлекләрнең экологик һәм фитоценоз оптимумнары», «әйдәп баручы факторлар» һ.б. проблемаларга кагылган теоретик мәсьәләләргә игътибар итә.

Татарстан болыннарына тасвирлама бирә, Куйбышев ГЭСы һәм Куйбышев сусаклагычы төзелү нәтиҗәсендә үсемлекләр капламының үзгәрешен фаразлый (1944–1948).

1:200000 (1941) һәм 1:500000 (1943) масштабында ТАССРның геоботаника карталарын төзи. «Определитель растений Татарской АССР» (1979) белешмәсен төзүчеләрнең берсе, «Ботаника в Казанском университете за 175 лет» (1980) хезмәте авторы.

Бүләкләре

Ленин ордены, «Почет билгесе» ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Луга Татарской АССР // Ученые записки Казанского университета. 1946. Т.106, кн. 1, вып. 6.

Растительность Татарии. Казань, 1948.

Флора и растительность поймы рек Волги и Камы в пределах Татарской АССР // Ученые записки Казанского университета. 1955. Т. 115, кн. 1, 5 (автордаш).

Общая геоботаника. М., 1962.

Агрофитоценология. Казань, 1972.

Избранные труды. Казань, 2000.

Әдәбият

Тематическая подборка, посвященная деятельности ботаника Михаила Васильевича Маркова // Казань. 2000. № 10.

Авторы – Е.Л.Любарский