Биографиясе

1967 елның 23 августында Төркиянең Киршәһәр провинциясе Каман районында туа.

Әнкара университетын тәмамлаганнан соң (1989), шунда ук эшли.

Бер үк вакытта, 1995–1996 елларда, Татарстанда һәм Башкортстанда тарихи-социологик тикшеренүләрдә катнаша, Казан педагогика университетында; 2001–2002 елларда ТРдагы социомәдәни хәлне тикшерү белән җитәкчелек итә; 2003–2004 елларда Казан университетының Көнчыгышны өйрәнү институтында укыта.

Бер үк вакытта, 2002–2003 елларда, Хартум университетында (Судан) эшли.

Хезмәтләре ислам динен өйрәнү, төрки халыкларда дини хәрәкәтләр тарихы, Татарстанда ислам диненең торышы мәсьәләләренә карый.

Хезмәтләре             

Религиозное обновление в Тюркском мире. К., 2005;

Традиционное понимание ислама в Волго-Уральском регионе // Гасырлар авазы — Эхо веков. 2006. № 1;

Günümüz Tatarstanʼinin Sosyal ve Kültürel Yapisi (Kazan Örneği). Ankara, 2003;

Islam Felsefe Geleneğinde Nur Metafiziği. Ankara, 2007.