Биографиясе

1925 елның 12 гыйнвары, Петрозаводск шәһәре — ?

1950 елда Казан химия-технология институтын (хәзер Казан технология университеты) тәмамлаганнан соң, шунда ук эшли, химия технологиясе процесслары һәм аппаратлары кафедрасы мөдире (1966–1983).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре ике фазалы агымнарда гидродинамикага, җылылык һәм масса алмашуга, химик кинетикага карый. Маминов тарафыннан химия һәм нефть-газ сәнәгате өчен реакторлар, аппаратлар һәм җайланмалар буенча теоретик тикшеренүләр үткәрелә, аларның матем. модельләре, исәпләү методикалары эшләнә, конструкцияләре төзелә. Үзәктән куулы инжекцион катнаштыргыч эшләгәне өчен 43 нче Бөтендөнья уйлап табулар, фәнни-тикшеренү һәм сәнәгый яңалыклар күргәзмәсе дипломына һәм бронза медаленә лаек була (Брюссель, 1994).

Маминов хезмәтләре ТР һәм РФнең нефть-газ чыгару тармагында, нефть эшкәртү һәм нефть химиясе предприятиеләрендә гамәлгә кертелгән.

Уйлап табуга 76 авторлык таныклыгы һәм патенты бар.

Югары уку йортлары чыгарган «Массообменные процессы и аппараты химической технологии» җыентыгының җаваплы редакторы (1981–2004).

Бөек Ватан сугышында катнаша.

Бүләкләре

1 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре       

Гидродинамика и массообмен в пенном слое // Изв. вузов. Химия и хим. технология. 1991. Т. 34, № 9 (автордаш);

Моделирование технологических процессов в полимерных гетерогенных системах // Изв. вузов. Химия и хим. технология. 1999. Т. 42, № 3 (автордаш);

Центробежные аппараты смешения для получения эмульсий, микроэмульсий и растворов // Хим. и нефтегазовое машиностроение. 1999. № 6 (автордаш).