Биографиясе

1959 елның 1 июлендә Әзәрбайҗан ССРның Закатала районы Лагич авылында туа.

1981 елда Әзәрбайҗан университетын тәмамлаганнан соң, Әзәрбайҗан ССР ФА Физика институтының Биоэнергетиканың молекуляр нигезләре үзәгендә, 1982–1983 елларда Молекуляр биология институтында, 1985 елда Нефть химиясе процесслары институтында эшли.

1985 елдан РФА КГҮнең Органик һәм физик институтында, әйдәп баручы фәнни хезмәткәр (2001 елдан), гетероциклик кушылмалар химиясе лабораториясе мөдире (2002 елдан).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре стереохимиягә, мезоүлчәнешле тотрыклы карбанионнарның электрофиль реагентлар белән реакциясе механизмнарына, поликонденсат карбо- һәм гетероциклик системалар синтезына, табигый һәм дару препаратларын хемоэнзиматик синтезлауга карый.

Мамедов гетероцикллаштыру һәм гетеромакроцикллаштыру закончалыкларын төрле типтагы модельле азотлы, күкертле һәм кислородлы гетероциклик системалар катнашында тикшерә; тәэсир итү мөмкинлекләре зур булган биологик актив матдәләр сыйфатында кулланылырга яраклы гетероциклик системаларны фармакоформ фрагментлар һәм төрле рәвешле азоло[а]хиноксалиннар катнашында синтезлау алымнарын эшли; табигый алкалоидлар синтезына юл ачучы югары функциональ стереоизомер индианнар, тетралиннар, бензоциклогептаннар таба.

Хезмәтләре             

1-Имино-3-арил-4-оксо-4,5-дигидротиазоло [3,4-а] хиноксалины. Ретросинтетический подход // Химия гетероциклических соединений. 1999. № 12 (автордаш); Неожиданное сужение цикла в реакциях 3-бензоилхиноксалинов с 1,2-фенилендиаминами. Хиноксалино-бензимидазольная перегруппировка // Изв. РАН. Сер. хим. 2004. № 1 (автордаш);

Nucleophilic addition reaction of aromatic compounds with α-chloroglycidates in the presence of Lewisb acid // Tetrahedron. 2000. V.59 (автордаш).