- РУС
- ТАТ
Тарихчы, тарих фәннәре докторы (2001), профессор (2004)
1965 елның 14 ноябрендә Казан шәһәрендә туа.
Казан университетын тәмамлагач (1988), шунда ук историография, тарихи чыганаклар һәм тарихи тикшеренү алымнары кафедрасында (2010 елдан университетның Тарих институты составында, 2013 елдан Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм Көнчыгышны өйрәнү институтының историография һәм тарихи чыганаклар кафедрасы) эшли.
Хезмәтләре Россиядә 1917 елгы революцияләр, Гражданнар сугышы, Россия эмиграциясе тарихына, шул чорны чагылдырган тарихи чыганакларны барлауга, шулай ук мәдәният һәм көнкүреш тарихына карый.
«Архив эше нигезләре» («Основы архивоведения», 2002) уку-укыту кулланмасы авторы.
Российское Временное правительство 1917 года. Отечественная историография 20-х — середины 60-х гг. К., 1999;
Временное правительство России. Современная отечественная историография. К., 2000;
Советская праздничная культура в провинции: Пространство, символы, исторические мифы (1917–1927). К., 2005;
Terra Universitatis: Два века университетской культуры в Казани. К., 2005 (автордаш).
Казанский университет (1804 — 2004): Библиогр. словарь. К., 2004. Т. 2.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.