- РУС
- ТАТ
математик, физика-математика фәннәре докторы (1992), профессор (1996)
1933 елның 29 августы, Актаныш районы Кәзкәй авылы — 2003 елның 20 июле, Казан.
1954 елда Казан педагогия институтын тәмамлый.
1960–1967 елларда Алабуга (декан, проректор), 1967–1970 елларда Башкорт (кафедра мөдире, декан) педагогия институтларында, 1970–1976 елларда Хисаплау техникасын халык хуҗалыгына кертү институтында математика тәэмин ителеш бүлеге башлыгы (Казан).
1976 елдан Мәскәү энергетика институтының Казан филиалында (хәзер Казан энергетика университеты), югары математика кафедрасы мөдире (1976–1988).
Хезмәтләре дифференциаль тигезләмәләргә һәм дискрет системаларга карый. Малов даими коэффициентлы сызыкча дифференциаль тигезләмәләр чишү шартларын таба; соңга калучан аргументлы сызыкча дифференциаль тигезләмәне тривиаль чишүнең асимптотик тотрыклылыгы өчен кирәкле һәм җитәрлек шартлар билгели; дискрет системаларны күпбуыннар рәвешендә күрсәтә.
Медаль белән бүләкләнә.
М-преобразования. Сцепления. Кванторизация. Инварианты изоморфизма // Кибернетика. 1982. № 4;
Гипердействительные числа и введение в дискретный аналог операторного исчисления Микусинского // Межвуз. темат. сб. науч. трудов. Электроэнергетика. К., 1998.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.