Биографиясе

1939 елның 6 июнендә Казанда туа.

Казан университетын тәмамлый (1961), шунда ук эшли, теоретик физика кафедрасы мөдире (2000–2005).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре күчеш металлары һәм сирәк мәгъдән элементларының парамагнитик ионнары булган кристалларның теоретик спектроскопиясенә карый.

Малкин кристаллик кыр теориясендә алмаш корылмалар моделен, оптик спектрларда һәм ТМР кристаллар спектрларында изотопик эффектлар теориясен, куертылгын нәметалл сирәк мәгъдән кушылмалар магнитострикциясе һәм магнитоакустик үзлекләре теориясен эшли.

Бүләкләре

ТР Дәүләт бүләге лауреаты (2006).

Хезмәтләре             

Кристаллическое поле в высокотемпературных сверхпроводниках // Физика твёрдого тела. 1994. Т. 36, № 6 (автордаш);

Crystal Field and Electron-Phonon Interaction in Rare-Earth Ionic Paramagnets // Spectroscopy of Solids Сontaining Rare — Earth Ions. Amst., 1987;

Ion-phonon interaction // Spectroscopic properties of Rare — Earths in Optical Materials. B., 2004.

Автор — Р.Г.Усманов