Биографиясе

1933 елның 10 октябрендә Арча районы Каратай авылында туа.

Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаганнан соң (1956), Кызыл Юл районының (хәзерге Арча районы) Тельман исемендәге, Сталин исемендәге, Яшел Үзән районының Ленин исемендәге колхозларында агроном булып эшли.

1967–1970 елларда Киров өлкәсендә: Болын-сазлык тәҗрибә станциясендә өлкән фәнни хезмәткәр, Оричевский районының «Луговой» совхозында директор (1969 елдан).

1970 елдан Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтында, терлек азыгы җитештерү бүлеге мөдире (1976 елдан), әйдәп баручы фәнни хезмәткәр (2006 елдан), терлек азыгы җитештерү бүлеге консультанты (2007 елдан).

Хезмәтләре терлек азыгы җитештерү җирләрен яхшырту, сугарыла торган культуралы көтүлекләр булдыру һәм алардан рациональ файдалану мәсьәләләренә карый.

ТРда терлек азыгы җитештерү системасын эшләгәне һәм гамәлгә керткәне өчен ТР Дәүләт бүләге бирелә (2004).

Хезмәтләре             

Кормопроизводство в системе адаптивно-ландшафтного земледелия // Кормопроизводство. 2000. № 12;

Система кормопроизводства в Республике Татарстан. К., 2002;

Травопольные севообороты — основа биологизации земледелия и производства экологически чистых продуктов растениеводства // Агроэкологические проблемы сельскохозяйственного производства в условиях техногенного загрязнения агроэкосистем. К., 2002.