- РУС
- ТАТ
хокук белгече, юридик фәннәре докторы (1992), профессор (1992), Башкортстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе (1998)
1937 елның 2 февралендә БАССРның Илеш районы Түбән Яркәй авылында туа.
Казан университетын тәмамлый (1965).
1965–1970 елларда БАССРның Калтасы, 1970–1975 елларда Тәтешле район мәхкәмәләренең халык судьясы.
1975–1978 елларда — Удмурт, 1978–1995 елларда Башкорт университетларында укыта.
1995–2000 елларда Башкорт университетының Эстәрлетамак юридик факультеты деканы, 2000 елдан директоры.
2011 елдан Башкорт социаль технологияләр институтының дәүләт теориясе һәм тарихы, хокук һәм конституцион хокук кафедрасы мөдире.
Хезмәтләре дәүләт хокукы, җинаять-процессуаль, конституцион хокук мәсьәләләрен, Башкортстанда, Удмуртиядә дәүләт һәм суд учреждениеләре барлыкка килү тарихын өйрәнүгә карый.
Эффективность приговора в современном уголовном процессе. Уфа, 1980;
Оценка доказательств в правоприменительной деятельности. Уфа, 1984;
Проблемы реализации права. Иркутск, 1988.
Автор — Е.Б.Долгов
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.