- РУС
- ТАТ
икътисадчы, икътисад фәннәре докторы (1991), профессор (1991), ТРның атказанган фән эшлеклесе (1994), РФнең мактаулы югары һөнәри белем бирү хезмәткәре (2001)
1940 елның 6 декабрендә Мордовия АССРның Дубёнки районы Кайбичево авылында туа.
1966 елда Казан финанс-икътисад институтын тәмамлаганнан соң, ВЛКСМның Татарстан өлкә комитетында студентлар бүлеге мөдире булып эшли.
1968 елдан Казан университетында.
1975 елдан Казан ракета гаскәрләре һәм артиллерия югары хәрби команда-инженерлар училищесендә марксизм-ленинизм кафедрасы профессоры.
1989 елдан Казан финанс-икътисад институтында: икътисад теориясе кафедрасы мөдире (1989–1993), проректор (1993–1995), бер үк вакытта, 1994–2004 елларда, Икътисад, идарә һәм хокук институтында икътисад теориясе кафедрасы мөдире, кафедраның профессоры (2004 елдан).
Хезмәтләре милекчелек һәм эшмәкәрлек мөнәсәбәтләре мәсьәләләренә карый.
Медаль һәм ТРның Мактау грамотасы белән бүләкләнә.
Совершенствование основного хозяйственного звена в современных условиях. К., 1987;
Рыночная экономика и малый бизнес. К., 1997;
Экономическая свобода и устойчивость предприятия. К., 2000 (автордаш);
Преобразование государственной собственности в условиях институциональных преобразований. К., 2001 (автордаш);
Государственное регулирование экономики. К., 2004 (автордаш).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.