Биографиясе

1881 елның 1 гыйнвары, Киев губернасы, Умань өязе Вернячка авылы — 1952 елның 18 гыйнвары, Минск.

Киев университетының Чагыштырма анатомия институтында эшли, ихтиология профессоры (1918 елдан).

1927–1931 елларда Казан университетында, умырткалылар зоологиясе кафедрасы һәм зоология музее мөдире.

1931–1937 елларда Мурманск Балык хуҗалыгы океанография фәнни-тикшеренү институтында (Мәскәү).

1937 елдан Белоруссия университетында; умырткасызлар зоологиясе, дарвинизм һәм генетика кафедрасы мөдире (1937–1941, 1943–1952), бер үк вакытта проректор (1950 елдан).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре ихтиологиягә, герпетологиягә һ.б.га карый. Казанда эшләү чорында Макушок гидробиология һәм җир өсте имезүчеләрен рациональ файдалану мәсьәләләрен тикшерә.

Байкал һәм Баренц диңгезе болытсыманнары систематикасын, умырткалыларның баш үсешен, үпкә һәм йөзү куыгының килеп чыгышын өйрәнә.

Мурманск сельдь балыгының таксономик һәм экологик мөстәкыйльлеген билгели, кәсәбәчелек юлы белән тотуның чимал базасы турында гамәли нәтиҗәләр ясый.

Хезмәтләре

Лягушка. М., 1926; К вопросу об ареале обитания мурманской сельди и о центре этого ареала // Тр. Гос. океанограф. института. 1932. Т. 1, вып. 4;

Кошельковый невод. Архангельск, 1932;

Карликовый сомик, его хозяйственное значение и биологические особенности. Минск, 1951.

Автор — В.И.Гаранин