Биографиясе

1896 елның 11 апреле, Херсон губернасы Николаев шәһәре — 1964 елның 12 августы, Ленинград.

Чыгышы белән Касыйм морзалары нәселеннән.

1913 елда Одесса кадетлар корпусын тәмамлый һәм Петербургтагы Хәрби инженерлар училищесенә укырга керә.

Беренче бөтендөнья сугышы елларында Кавказ фронтына җибәрелә, сугышчан батырлыклары өчен поручик чинына һәм медальләргә лаек була. 1916 елда Максутов Тифлистагы хәрби очучылар мәктәбенә күчә. Имтихан очышында аның очкычы, һавада һәлакәткә тарып, 90 м биеклектән егылып төшә, Максутов имгәнә. Дәваланганнан соң, 1918 елда Кытай аша АКШка китеп, зур астрономик оптика җиһазларын төзүче танылган белгеч Г.В.Ричи янында эшләргә карар кыла, тик Харбинга гына барып җитә ала.

1919 елда Томск технология институтына укырга керә.

1920 елдан Оптика институтында (Петроград) эшли, бирегә ул институтны оештыручы һәм аның беренче директоры Д.С.Рождественский чакыруы буенча килә. 1921–1930 елларда Одесса шәһәре предприятиеләрендә (1927 елдан Дәүләт физика институтында) астрономик оптика буенча эшләрен дәвам итә.

1930–1952 елларда Оптика институтында (Ленинград), биредә ул соңыннан СССРда астрономик приборлар төзү үзәгенә әверелгән астрономик оптика лабораториясен төзи һәм аны җитәкли; профессор (1944).

1952 елдан СССР ФАнең Төп астрономия обсерваториясендә (Пулково) бүлек башлыгы.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре күләгәле һ.б. оптик тикшеренү алымнарына, зур оптик приборлар төзү технологиясенә, асферик өслекләр әзерләү теориясенә һәм практикасына карый.

Максутов, беренче булып, көзгеләрне компенсацияле тикшерү алымын тәкъдим итә (1924), менисклы оптик приборлар системаларын уйлап таба (1941); яңа типтагы — күп кенә өстенлекләре булу өстенә, гади төзелеше белән дә аерылып торучы менисклы телескоп төзи; күпсанлы уникаль астрономик инструментларның оптик өлешләрен эшли.

Төрле телескоплар системаларын проектлау һәм исәпләү белән җитәкчелек итә.

Дөньяда иң зур Максутов телескоплары (мениск диаметры 700 мм) Абистумани астрофизика обсерваториясендә (Грузия), Серро-Робле обсерваториясендә (Чили) куела.

Бүләкләре

СССР Дәүләт бүләге лауреаты (1941, 1946). Ике Ленин ордены, «Почёт билгесе» ордены; медальләр, шул исәптән Брюссель Бөтендөнья күргәзмәсенең «Grand Prix», СССР ВДНХсының алтын медальләре белән бүләкләнә.

Истәлеге

Максутов исеме ай картасына кертелә һәм бер астероидка (№2568) бирелә.

Хезмәтләре

Астрономическая оптика. Л., 1946;

Изготовление и исследование астрономической оптики. М., 1948.

Әдәбият

Селешников С.И. Юбилеи отечественной и мировой астрономии в 1971 г. // Астрономический календарь на 1971 г. М., 1970;

Сикорук Л.Л. Д.Д.Максутов и его менисковые системы // Земля и Вселенная. 1992. № 1.

Автор — Р.Г.Усманов