- РУС
- ТАТ
рентгенолог, хәрби табиб, медицина фәннәре докторы (1969)
1931 елның 24 гыйнвары, Казан — 2022 елның 5 феврале, шунда ук.
Казан медицина институтын тәмамлаганнан соң (1952), Куйбышев медицина институтының хәрби медицина факультеты тыңлаучысы (1954–1956).
1956 елдан Казан ГИДУВының рентгенология кафедрасында.
1958–1961 елларда Мәскәү рентген-радиология институтында.
1961–1966, 1970–1976 елларда Алжир һәм Малида эшли. 1963 елда француз табибе Д.Раги белән берлектә, беренче буларак, Бамако шәһәрендә (Мали) яшәүчеләргә, үпкә туберкулёзын кисәтү максатыннан, тоташтан флюорография тикшерүе уздыра.
1966–1970 елларда СССР Сәламәтлек саклау министрлыгы каршындагы 4 нче Баш идарәнең рентгенология бүлеге мөдире.
1976–1997 елларда РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының Педиатрия һәм балалар хирургиясе фәнни-тикшеренү институтында әйдәп баручы фәнни хезмәткәр.
Хирургларның Бөтендөнья Халыкара конгрессында (Сидней, 1987), табибләр хәрәкәтенең «Атом-төш коралыннан азат дөнья өчен» халыкара конгрессларында (Монреаль, 1988; Хиросима, 1989) катнаша.
Хезмәтләре лепра һәм рентген сурәтләре буенча шуңа охшаш башка авырулар вакытында сөяк үзгәрешләрен диагнозлауга карый.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.