Биографиясе

1941 елның 7 ноябре, Түбән Кама районы Олы Афанас авылы — 1997 елның 18 декабре, Казан.

Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый (1967).

Хезмәт эшчәнлеген 1957 елда Түбән Кама районының «Красный Ключ» совхозында башлый.

1965–1967 елларда «Нижнекамский» совхозы икътисадчысы.

1967 елдан Казан аграр университетында, 1984 елдан икътисад теориясе кафедрасы мөдире.

Хезмәтләре авыл хуҗалыгы хезмәте белән матди кызыксындыру һәм аңа тарту мәсьәләләренә карый.

Максимов ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының фәнни советы, Республика хосусыйлаштыру комитеты эшендә, Татарстанда АПКны үстерү программаларын һәм концепциясен эшләүдә катнаша.

Хезмәтләре

Семейный труд на селе. К., 1989;

АПК Татарии: Проблемы и пути решения. К., 1990;

Реализация стимулов к труду в агропромышленном комплексе. К., 1990.

Автор — Ф.С.Зыятдинов