- РУС
- ТАТ
химия технологиясе процесслары һәм аппаратлары өлкәсе галиме, техник фәннәре докторы (1991), профессор (1992), ТРның атказанган фән һәм техника эшлеклесе (1993)
1941 елның 3 сентябрендә Казакъстан ССРның Гурьев шәһәрендә туа.
1965 елда Казан химия-технология институтын тәмамлаганнан соң, Бөгелмә механика заводында эшли.
1970 елдан Казан технология университетында перспектив технологик процесслар җиһазлары (1979–1981), химия заводлары җиһазлары (1994 елдан) кафедралары мөдире, бер үк вакытта Казан «Яңа технологияләр» вузара инженерлык үзәге директоры (1982 елдан).
Хезмәтләре химия технологияләренә һәм инженерлык экологиясенә карый. Махоткин химия җитештерүен интенсивлаштыру һәм сәнәгать пердприятиеләреннән чыгарылган ташландык газны азот кислотасы пары һәм томаны катнашмаларыннан чистарту өчен өермәле аппаратлар һәм катализаторлар эшли (ТР һәм РФнең 25 шәһәрендә гамәлгә кертелә).
Уйлап табуга 50 авторлык таныклыгы һәм патенты бар.
СССР Дәүләт бүләге лауреаты (1991). Медальләр, шул исәптән СССР ВДНХсының алтын һәм көмеш медальләре белән бүләкләнә.
Теоретические основы очистки газовых выбросов в производстве нитратов целлюлозы. К., 2004.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.