Биографиясе

1925 елның 25 августы, хәзер Ульянов өлкәсенең Иске Кулаткы районы Мөси авылы — 2002 елның 20 феврале, Казан, туган авылында җирләнә.

Ленинград университетының Көнчыгыш факультетын тәмамлый (1948). 1952–1986 елларда СССР ФАнең Казан филиалы Тел, әдәбият һәм тарих институтында (1961 елдан тел белеме секторы мөдире).

Фәнни эшчәнлеге

Татар диалектологиясе һәм лексикография тармаклары буенча эшли. Мәхмүтова җитәкчелегендә Урта Идел һәм Урал буе татар халкы сөйләшләре атласы төзелә. «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге»нең (1–3 т, 1977–1981) фәнни җитәкчесе һәм мөхәррирләреннән берсе; рус-татар, диалектологик, фразеологик сүзлекләр төзүче.

Хезмәтләре татар теле тарихы, татар лексикологиясе, фонетика, татар-рус, татар-башкорт һәм татар-мордва икетеллелеге мәсьәләләренә карый. «Хәзерге татар әдәби теле» («Современный татарский литературный язык», 1–2 т., М., 1969–1971) китабының авторларыннан һәм мөхәррирләреннән берсе.

Медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре               

Опыт исследования тюркских диалектов: Мишарский диалект татарского языка. М., 1978;

О некоторых татарско-куманских параллелях (по материалам фонетики и грамматики) // Исследования по исторической диалектологии татарского языка. К., 1985. Вып. 3.

Әдәбият       

Рамазанова Д.Б. Во имя науки // Актуальные вопросы татарского языкознания. К., 2002.

Автор — Д.Б.Рамазанова