Биографиясе

1937 елның 9 июне, Алабуга районы Бәзәкә авылы — 2021 елның 10 апреле, Казан.

Алабуга педагогика училищесен (1955); Казан университетын (1965) тәмамлый, шунда ук: СССР тарихы (1968 елдан), совет чорына кадәрге СССР тарихы (1976 елдан), татар халкы тарихы (1989 елдан) кафедраларында эшли.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре революциягә кадәрге татар мәктәпләре, җәдитчелек, хатын-кызлар хәрәкәте, патша хөкүмәтенең милли сәясәте тарихы мәсьәләләренә карый.

Гаилә–милләт нигезе сериясе басмаларының 1 томындагы, Габдулла Бубиның ХХ йөз башында мөселман хатын-кызларының гаиләдә һәм җәмгыятьтә тоткан урынына багышланган фәлсәфи һәм социаль трактаты анализланган «Г.Бубый. Хатыннар» (К., 2013) китабының төзүчесе-авторы.

Хезмәтләре      

Вакыт инде: без дә торыйк… (Җәдитчелек һәм хатын-кызлар хәрәкәте формалашу). Очерклар. К., 2012;

Милләт аналары. К., 2012;

Становление светского образования у татар (Борьба вокруг школьного вопроса. 1861–1917). К., 1982;

Лишь тебе, народ, служенье! (История татарского просветительства в судьбах династии Нигматуллиных-Буби). К., 2003;

Пора и нам зажечь зарю свободы! (Джадидизм и женское движение). К., 2006.