Биографиясе

1933 елның 15 феврале, хәзер Мамадыш районы Түбән Ушма авылы – 2021 елның 18 феврале, Казан.

Казан университетын тәмамлый (1958). 1960–1966 елларда Буа шәһәрендә «Яңа юл» газетасында җаваплы сәркәтип, бүлек мөдире.

1966 елдан Татарстан Фәннәр академиясенең Тел, әдәбият һәм тарих институтында.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре татар фольклорының афористик жанрларына карый.

Татар табышмакларына багышланган «Кечкенә дә төш кенә» (1980) монографиясе авторы. Хезмәттә табышмакларның тематик һәм сәнгать үзенчәлекләре, генезисы һәм функцияләре, жанрның хәзерге торышы яктыртыла.

Татар халкының йола һәм бәйрәмнәре, VIII–XVII йөз әдәби ядкәрләрендә очраган борынгы төрки афоризмнар турында китаплары, төрки-татар һәм ислам мифологиясенә, татар фольклористикасы тарихына багышланган хезмәтләре бар.

Х.Мәхмүтов татар фольклоры жанрларының классификациясен (табышмак, мәкаль, әйтем, сынамыш, ант, яхшы теләк, каргыш, ышану, канатлы сүзләр) бирә һәм аларны фәнни яктан (кайберләрен беренче тапкыр) тасвирлый.

«Татар халык иҗаты» җыентыгын төзүчеләрнең берсе, «Табышмаклар» (1977), «Мәзәкләр» (1979), «Мәкаль һәм әйтемнәр» (1987) китапларының фәнни мөхәррире.

Бүләкләре

ТАССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты (1989).

Хезмәтләре

Канатлы сүз – хикмәтле сүз. Казан, 1999.

Борынгылар әйткән сүзләр. Казан, 2002.

Афористические жанры татарского фольклора. Казан, 1995.

Әдәбият

Хисамов Н., Урманче Ф. Җәүһәрче // Фәнни Татарстан. 2002. № 1.

Яруллина Л. Гадилектә галилек // Мәйдан. 2003. № 1.

Берлекнең яңа әгъзасы: Хуҗи Мәхмүтов // Казан утлары. 2004. № 2.