Биографиясе

1933 елның 15 июле, БАССРның Яңавыл районы Таш Елга авылы — 1996 елның 17 декабре, Казан.

Казан университетының тарих-филология факультетын тәмамлый (1963). Мәхмүтовның «Татар драматургиясендә трагедия жанры» дип исемләнгән диплом эше университетның гыйльми советы тарафыннан матбугатка тәкъдим ителә һәм 1965 елда басылып чыга. 1963 елдан СССР ФАнең Казан филиалы Тел, әдәбият һәм тарих институтында фәнни хезмәткәр. Г.Исхакыйның рухи мирасына караган документаль материаллар бастырып чыгаруга зур өлеш кертә (ТР Язучылар берлегенең Г.Исхакый исемендәге бүләге, 1996). «Мирас» журналы (1991–1996), күп кенә фәнни җыентыклар мөхәррире.

Хезмәтләре               

Татар совет театры. К., 1975 (автордаш);

Октябрьгә кадәрге татар театры. К., 1988 (автордаш);

Әстерханда татар театры // Мирас. 1994. № 1–3, 7–12; 1995. № 1–8;

Исхакый эзләреннән // Мирас. 1997. № 2.

Автор — Д.Ә.Гыймранова