- РУС
- ТАТ
җылылык физикасы галиме, техник фәннәре докторы (1998), ТРның атказанган машина төзүчесе (2002)
1942 елның 11 мартында Арча районы Шушмабаш авылында туа.
1964 елда Казан авиация институтын (хәзер Казан техник университеты) тәмамлаганнан соң, шунда ук эшли, термодинамик һәм термофизик тикшеренүләр лабораториясе мөдире (1971 елдан).
Хезмәтләре очкыч аппаратлар двигательләрендәге эш процессларын өйрәнүгә, түбән энергетикалы техника чараларын төзүгә карый.
Мәгъсүмов табигый битумнар һәм аеруча үзле нефтьләрне җылылык белән тәэсир итеп чыгару өчен пар-газ генераторы, катлам эчендә януны имитацияләү өчен җылылык-газ генераторы, катнаштыргыч һәм рекуператив һава җылыткычлар, карусель тибындагы ашлык киптерү җайланмалары эшли.
Мәгъсүмовнең эшкәртмәләре нефть-газ чыгару сәнәгатендә, магистраль газ кудыру станцияләрендә, РФ һәм ТРның башка сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә файдаланыла.
Уйлап табуга 21 авторлык таныклыгы һәм патенты бар.
Медаль белән бүләкләнә..
Исследования по созданию парогазогенераторов для воздействия на нефтяной пласт // Глубинные теплогенераторы для повышения нефтеотдачи. М., 1983 (автордаш);
Термодинамический метод определения расхода воды для получения парогаза заданной температуры // Нефтяное хоз-во. 1986. № 8 (автордаш);
Эффективность использования энергии при различных методах теплового воздействия на пласт // Нефтяное хоз-во. 1992. № 8 (автордаш).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.