Биографиясе

1902 елның 3 июле, Казан — 1977 елның 14 августы, Мәскәү.

Р.А.Луриянең улы.

1918–1923 елларда Казан университетының иҗтимагый фәннәр һәм медицина факультетларында, бер үк вакытта Шәрекъ педагогия институтында укый.

1921–1923 елларда Казан психиатрия клиникасында һәм Казан хезмәтне фәнни оештыру институтында эшли.

1924–1941 елларда Н.К.Крупская исемендәге Мәскәү коммунистик тәрбия академиясендә һәм Мәскәү дефектология институтында укыта. Бер үк вакытта, Мәскәү медицина институтын 1936 елда тәмамлаганнан соң, 1936–1941 елларда СССР МФАсенең Нейрохирургия һәм неврология институтында эшли.

Бөек Ватан сугышы елларында Чиләбе өлкәсе Кисегач шәһәрендә тернәкләндерү госпитален җитәкли.

1945 елдан Мәскәү университетының нейропсихология һәм психофизиология кафедрасында, 1966 елдан кафедрасы мөдире.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре нейропсихология нигезләрен, баш миенең аерым урыннары зарарланганда югары психик эшчәнлек бозылуын тикшерүгә карый. Лурия гомуми, балалар, медицина психологиясе һәм тарихи психология буенча хезмәтләр авторы.

1969 елдан Халыкара фәнни психология советы вице-президенты. АКШ Милли ФА әгъзасы, чит илләр психология җәмгыятьләренең шәрәфле әгъзасы, Лейстер, Реймеген, Люблин, Брюссель, Тампере, Ужалы шәһәрләре университетларының мактаулы фән докторы.

Бүләкләре

Ленин ордены, «Почёт билгесе» ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре  

Восстановление функций мозга после военной травмы. М., 1948;

Высшие корковые функции человека и их нарушение при локальных повреждениях мозга. М., 1962;

Мозг человека и психические процессы: В 2 т. М., 1963–70.

Әдәбият  

Лурия Е.А. Мой отец А.Р.Лурия. М., 1994.