Биографиясе

1881 елның 17 декабре, Санкт-Петербург — 1957 елның 15 октябре, Казан.

Хәрби-медицина академиясен тәмамлаганнан соң (Санкт-Петербург, 1904), Казанда хәрби табиб булып эшли, 1906 елда запаска чыгарыла.

1907–1912 елларда Казан университетында.

1912–1914 елларда Ново-Александрийск авыл хуҗалыгы һәм урманчылык институтында (Польша), 1914 елдан Хәрби медицина академиясендә (Санкт-Петербург), 1916 елдан Пермь университетында физика-метаматика һәм медицина факультеты деканы, директор урынбасары, профессор (1917).

1924 елдан Казан университетының техник химия кафедрасы мөдире, 1926–1928 елларда ректор, 1929–1936 елларда А.М.Бутлеров исемендәге Химия фәнни-тикшеренү институтында техник химия бүлеге мөдире. Бер үк вакытта, 1924–1930 елларда Казан авыл хуҗалыгы һәм урманчылык институтында (1925–1926 елларда ректор), 1930–1935 елларда Казан химия-технология институтында органик химия кафедрасы мөдире, 1936–1952 елларда Казан медицина институтында шул ук исемдәге кафедра һәм махсус лаборатория мөдире.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре органик химиягә карый.

Луньяк майлар рәтендәге альдегидларны фенол белән конденсацияләү продуктларын (Рус физика-химия җәмгыятенең Н.Н.Зинин исемендәге бүләге, 1904), бер нигезле майлы кислота ангидридлары белән галоидцинк­органик һәм галоидмагнийорганик кушылмалар реакциясен өйрәнә.

 Бөек Ватан сугышы елларында Казандагы госпитальләр һәм дәвалау учреждениеләре кытлык кичергән күп кенә медикаментларны лабораториядә җитештерүне оештыра.

Бүләкләре

Ленин ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре 

О продуктах конденсации альдегидов жирного ряда с фенолами // Журн. Рус. физ. хим. об-ва. Ч. хим. 1904. Т. 36/1;

К постройке цементно-тукового комбината в Татарской республике. К., 1930 (автордаш);

Перспектива химической промышленности в Татарстане. К., 1932 (автордаш).

Әдәбият 

Абрамов В.С., Вильчинская А.Р., Фриновская В.А. Памяти Андрея Ивановича Луньяка // Журн. орган. химии. 1958. Т. 28, вып. 3/4;

Профессора, доктора наук. Политехнический институт — КХТИ — КГТУ (1919–2000): Краткий биогр. справ. К., 2000.