Биографиясе

1904 елның 6 августы, Саратов шәһәре — 1977 елның 10 сентябре, Мәскәү.

1927 елда Саратов университетының медицина факультетын тәмамлагач, Саратов Югары сулыш юллары физиологиясе фәнни-тикшеренү институтында эшли.

1932 елдан 1 нче Ленинград медицина институтында, бер үк вакытта П.Ф.Лесгафт исемендәге Ленинград физик культура институтының көнкүреш сәламәтлеге клиникасында.

1937 елдан Башкорт университетының оториноларингология кафедрасы мөдире.

1939 елдан Казан медицина институтында, бер үк вакытта 1939–1950 елларда Казан ГИДУВында.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре кешенең бит, борын, чәйнәү аппаратындагы катнаш яраларны, колак, бугаз, борын авыруларын, вестибуляр функцияне комплекслы өйрәнүгә һәм дәвалауга карый.

Лозанов 1943 тә ишетү юллары зарарланган вакытта пластик операция ысулын эшли һәм тасвирлый, борынның утлы корал яралары классификациясен төзи,

1956 елда Казанда беренче тапкыр колак, бугаз, борын авыруларына диагноз кую өчен электроэнцефалография ысулын куллана.

1936 елда ринопневмометр ясый.

Казан оториноларингологлар җәмгыяте рәисе (1939–1970).

Бүләкләре

Ике Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре 

Физиологические компоненты вестибулярной реакции. Уфа, 1938;

Огнестрельные комбинированные ранения лица–носа, придаточных пазух и жевательного аппарата. К., 1945 (автордаш).

Әдәбият 

Профессор Н.Н.Лозанов (50-летию врачебной, научной и педагогической деятельности) // Казан. медицина журн. 1977. № 4.