Биографиясе

1930 елның 16 сентябре, Самара өлкәсенең Богатов районы Виловатое авылы — 1991 елның 9 гыйнвары, Казан.

1954 елда Казан ветеринария институтын тәмамлый.

1954–1957 елларда ВЛКСМның Совет районы секретаре.

1957 елдан Казан ветеринария институтында; 1964–1971 елларда ветеринария факультеты деканы урынбасары, 1988–1991 елларда фармакология һәм токсикология кафедрасы мөдире.

Хезмәтләре гербицидларның агулы үзенчәлекләрен өйрәнүгә һәм гербицид токсикозларны дәвалау һәм булдырмау ысулларын эшләүгә карый.

Хезмәтләре 

Профилактика отравлений животных // Степные просторы. 1981. № 10;

Ветеринарная токсикология. М., 1987 (автордаш);

Окружающая среда и токсикозы животных. К., 1989.

Әдәбият

Набиев Ф.Г. Профессор Виктор Николаевич Локтионов. К., 2003.

Автор — Ф.Г.Нәбиев