Биографиясе

1912 елның 10 августы, Екатеринбург губернасы Алапаевск поселогы — 1972 елның 13 октябре, Казан.

1937 елда Пермь университетын тәмамлаганнан соң, Куйбышев педагогия институтында укыта.

1941 елдан «Куйбышевнефтеразведка» трестында (Сызрань шәһәре), 1946 елдан Көнчыгыш нефть эшкәртү һәм проектлау институтында геол. бүлекләре башлыгы (Куйбышев шәһәре); 1958 елдан Куйбышев нефть сәнәгате фәнни-тикшеренү институтында директор. Бер үк вакытта Куйбышев индустриаль институтның нефть геологиясе кафедрасы профессоры (1950–1960).

1962 елдан СССР ФАнең Казан филиалы Геология институтында (ЦНИИгеолнеруд), нефть секторы мөдире.

Лобов Куйбышев өлкәсе территориясендә — нефть-газ, Татарстанда кристаллик нигез токымнары перспективасын бәяли. Аның җитәкчелегендә Татарстанда тирән һәм үтә тирән скважиналарны бораулау проекты эшләнә (1970–1990 елларда тормышка ашырыла).

Медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре 

Волго-Уральская нефтегазоносная область: Тектоника. Л., 1956 (автордаш).