Биографиясе

1862 елның 12 апреле, Чистай шәһәре — 1936 елның 14 апреле, Ленинград.

Нумизматика, нәселләр тарихы, борынгы рус һәм итальян-грек иконалары, Рус дәүләтендәге документлар тарихы (XVI–XVII йөзләр) буенча зур белгеч. Казан университетын тәмамлагач (1888), шунда ук эшли, соңрак Петербург университетына күчә. 1902 елдан Петербург халык китапханәсе директоры. 1920 елларда Матди мәдәният тарихы академиясендә (Ленинград). Үзенең тупланмалары нигезендә Палеография музее оештыра, 1925 елда аның директоры итеп билгеләнә.

Хезмәтләре ярдәмче тарихи фәннәргә (сфрагистика, нумизматика һ.б.), китап тарихына, борынгы рус һәм Византия сәнгатенә карый.

Академик С.Ф.Платонов «эше» буенча репрессияләнә, 1931 елда академик дәрәҗәсеннән мәхрүм ителә һәм Әстерхан шәһәренә сөрелә; 1936 елда иреккә чыгарыла.

Хезмәтләре

Разрядные дьяки XVI в. СПб., 1888;

Библиотека и архив московских государей в XVI в. СПб., 1894; Местнические дела 1563–1605. СПб., 1894;

Книгопечатание в Казани в первое пятидесятилетие существования в этом городе типографий. СПб., 1895;

Материалы для истории русского иконописания: В 2 ч. СПб., 1906;

Материалы для истории византийской и русской сфрагистики // Тр. Музея палеографии. 1928. Вып. 1.

Әдәбият

Записка об учёных трудах Н.П.Лихачёва // Изв. АН СССР. Сер. 6. 1925. Т. 19, № 18;

Янин В.Л. К столетию со дня рождения Н.П.Лихачёва // Советская археология. 1962. № 2.

Автор – С.Ю.Измайлова