Биографиясе

1879 елның 13 мае, Украинаның Златополь шәһәре тирәсендәге Смела авылы —1955 елның 3 марты, Казан.

1905 елда Берлин университетын тәмамлый.

1906 елдан Казан университетының балалар авырулары кафедрасында, бер үк вакытта патологик анатомия кафедрасында. Ятимнәр йорты табибе, Сабыйлар йорты мөдире.

1919 елдан Казан госпиталендә, бер үк вакытта губ. сәламәтлек саклау бүлегенең аналар һәм сабыйларны саклау бүлекчәсе мөдире.

1921–1953 елларда Казан ГИДУВында; 1920 елда балалар клиникасын оештыра һәм аны җитәкли, 1924 елдан балалар авырулары кафедрасы мөдире. Бер үк вакытта 1932–1935, 1940–1945 елларда Казан медицина институтының шул исемендәге кафедрасы мөдире.

1932–1935 елларда педиатрия факультетын оештыра, аның беренче деканы.

Хезмәтләре рахит патогенезына, аны дәвалау һәм булдырмауга карый, бала яшендәгеләр патологиясендә витаминнарның ролен ачыклый.

Бөек Ватан сугышында катнаша.

Бүләкләре

Ленин ордены, Хезмәт Кызыл Байрагы, «Почёт билгесе» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Истәлеге

1967 елдан Казан медицина академиясенең балалар клиникасы Лепский исемен йөртә.

Хезмәтләре

Рахит и тетания рахитиков. М., 1945;

Введение в клинику авитаминозов и гипоавитаминозов. К., 1948 (автордаш);

Гипоавитаминозы в детском возрасте. М., 1953.

Әдәбият

Макаров Ю.В., Мамиш Р.М. Заслуженный деятель науки РСФСР профессор Е.М.Лепский: Некролог // Педиатрия. 1955. № 4.