Биографиясе

1885 елның 3 декабре, Киев губернасы, Переяславль шәһәре — 1971 елның 17 марты, Казан.

С.С.Зимницкий шәкерте.

1911 елда Париж университетын тәмамлагач, Казан университетында госпиталь терапиясе клиникасында эшли, бер үк вакытта 1918 елдан 1 нче эшче хастаханәсенең терапия бүлеге мөдире.

1920–1953 елларда Казан ГИДУВында, 1930 елдан 1 нче терапия кафедрасы мөдире.

Хезмәтләре бавыр һәм бөерләр патологиясенә, матдәләр алмашы бозылуга, витаминологиягә карый. Бавырның кискен, суб­хроник һәм озакка сузылган дистрофик халәтен тикшерә.

Ленин ордены белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Токсические дистрофии печени. К., 1929;

Введение в клинику авитаминозов и гипоавитаминозов. К., 1948 (автордаш);

Болезнь Боткина и её исходы. К., 1951.

Әдәбият

Рахлин Л.М., Щербатенко А.А. Профессор Ревекка Израилевна Лепская (100-летию со дня рождения) // Казан. медицина журн. 1986. № 3.