Биографиясе

1928 елның 2 апреле, Омск шәһәре — 2001 елның 4 декабре, Казан.

1951 елда Казан университетын тәмамлаганнан соң, Казан технология институтында эшли, нефть факультеты деканы (1965–1970), гомуми химия технологиясе кафедрасы мөдире (1976–1990).

Хезмәтләре органик кушылмалар оксидлаштыруның радикал-чылбырлы процессларына, гетероген процесслар технологиясенә карый. Лебедева актив өслекле матдәләр һәм синтетик юу матдәләре алу өчен күбекле-элпәле режимда парафинсыман углеводородлар оксидлаштыру процессы технологиясен эшли һәм аппаратур формалаштыра. Аның тарафыннан нефть продуктларын күкертле кушылмалардан сульфоксидлар һәм сульфоннар аерып алу рәвешендә чистарту алымнары тәкъдим ителә. Фәнни эшләре Новокуйбышевск һәм Новоуфимск химия комбинатларына кертелә. Уйлап табуга 28 авторлык таныклыгы бар.

СССР МС бүләге лауреаты. Медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Ориентированная адсорбция катализаторов и кислородсодержащих соединений в поверхностном слое углеводородов // Журн. прикладной химии. 1974. Т. 47, № 11 (автордаш);

Окисление жидких парафиновых углеводородов // Нефтехимия. 1982. Т. 20, № 5 (автордаш).

Әдәбият

Профессора, доктора наук. Политехнический институт — КХТИ — КГТУ (1919–2000): Краткий биогр. справ. К., 2000;

Казанский университет (1804–2004): Биобиблиогр. словарь. К., 2004. Т. 2.