Биографиясе

1888 елның 2 сентябре, Санкт-Петербург – 1956 елның 12 декабре, Мәскәү.

Петербург университетын тәмамлый (1913), шунда ук эшли, профессор (1920), берүк вакытта, 1918 елдан, платина һәм башка затлы металларны өйрәнү институтында.

1935–1952 елларда Мәскәү нечкә химик технологияләр һәм Мәскәү төсле металлар һәм алтын институты профессоры.

1941–1943 елларда Казан университетының нәорганик химия кафедрасы мөдире.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре платина металлар химиясенә карый. Лебеденский платина, родий, иридий, рений, индий һәм башкаларның яңа комплекслы кушылмаларын ала.

Родийның аммиак кушылмаларының барлык мөмкин булган рәтләрен синтезлаштыра, аның кушылмаларының стереохимик үзенчәлекләрен билгели, аны җитештерүнең сәнәгый алымнарын эшли.

Бүләкләре

СССР Дәүләт бүләге иясе (1946).

Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, медальләр белән бүләкләнә.