Биографиясе

1900 елның 6 ноябре, Казан — 1980 елның 15 октябре, Мәскәү, Новосибирск шәһәрендә җирләнә.

1918–1921 елларда Казан университеты студенты, укытучы вазифаларын башкаручы (1920–1921).

1921 елдан Мәскәүдә. Мәскәү университетын тәмамлый (1922), Мәскәү хәрби-техник училищесендә укый (1921–1929).

1927 елда Франциягә фәнни эшләр өчен командировкага җибәрелә.

1929–1931 елларда Д.И.Менделеев исемендәге Мәскәү химия-технология институты профессоры, бер үк вакытта Н.Е.Жуковский исемендәге Үзәк аэрогидродинамика институтында эшли (1929–1935).

Мәскәү (1931–1941, 1951–1953), Киев (1939–1941, 1945–1948) һәм Новосибирск (1959–1966) университетлары профессоры; СССР Уртача зурлыктагы машиналар төзү министрлыгында баш конструктор урынбасары (1953–1955); Мәскәү физика-техника институтының тиз узучан процесслар физикасы кафедрасы мөдире (1955–1958).

1933 елдан Лаврентьевның фәнни эшчәнлеге СССР ФАдәге хезмәте белән бәйле: В.А.Стеклов исемендәге Математика институтының функцияләр теориясе бүлеге мөдире (1934–1941), Төгәл механика һәм хисаплау техникасы институты директоры (1950–1953), Физика-математика фәннәре бүлекчәсенең академик секретаре (1951–1953, 1955–1957), Президиумы әгъзасы (1955–1980), вице-президенты (1957–1975).

Лаврентьев — СССР ФА Себер бүлеген төзүне башлап йөрүче, аның беренче рәисе (1957–1975) һәм мактаулы рәисе (1975–1980), бер үк вакытта Гидродинамика институты директоры (1975–1976); Теоретик һәм гамәли механика буенча СССР Милли комитеты рәисе (1976–1980).

1939 елдан Украина ССР ФАдә: Математика институты директоры (1939–1949, Киев-Уфа-Киев), бер үк вакытта Математика бүлекчәсе мөдире (1941–1945), ФАнең вице-президенты (1945–1948).

Фәнни эшчәнлеге

Лаврентьев — математикада яңа юнәлешләргә (күплекләр теориясе һәм функцияләрнең гомуми теориясе, комплекс үзгәрешле функцияләрне якынча исәпләүләр теориясе, конформ һәм квазиконформ чагылдырулар теориясе, дифференциаль тигезләмәләр теориясе, квазиконформ чагылдыруларның нәсызыкча класслары теориясе) нигез салучы; фәзаи квазиконформ чагылдырулар теориясендә ул куйган күп кенә проблемалар математика һәм матем. физиканың күпсанлы мәсьәләләрен чишүнең геометрик алымнары нигезен тәшкил итә.

Тоташ тирәлек механикасы һәм гамәли физика өлкәләрендә Лаврентьев канат теориясен, озын дулкыннар һәм агынтылар теорияләрен эшләүдә уңышлы нәтиҗәләргә килә; кумуляция күренешенең гидродинамик трактовкасын эшли (чит ил галимнәре белән бер үк вакытта).

Лаврентьев җитәкчелегендә юнәлтүле шартлау теориясе, шартлату ярдәмендә эретеп ябыштыру, югары тизлекле бәрүләр кебек гамәли тикшеренүләр үсеш ала, шартлаучы зарядның яңа төре — шнурлы заряд эшләнә.

Чехословакия ФАнең хакыйкый әгъзасы (1957), Америка математика җәмгыяте әгъзасы (1964), Болгария ФАнең шәрәфле чит ил әгъзасы (1966), ГДР ФАнең чит ил әгъзасы (1969), Халыкара астронавтика академиясенең хакыйкый әгъзасы (1970), Польша Халык Республикасы ФАнең (1971), Табигыять фәннәре академиясенең (Париж, 1971), Германия «Леопольдина» табигыятьчеләр академиясенең (1971), Финляндия ФАнең (1975) чит ил әгъзасы, Халыкара математиклар берлегенең вице-президенты (1966–1970).

«Физика горения и взрыва» журналының баш мөхәррире. 1947–1951 елларда Украина ССР ЮС, 1958–1979 елларда СССР ЮС депутаты.

Бүләкләре

Ленин бүләге (1958), СССР Дәүләт бүләге (1946, 1949), Украина ССР ФАнең С.А.Лебедев исемендәге бүләге лауреаты (1974).

Биш Ленин ордены, Октябрь Революциясе, 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, дүрт Хезмәт Кызыл Байрагы, 1 нче дәрәҗә Кирилл һәм Мефодий (Болгария), «Командор» дәрәҗәсендәге Шәрәфле легион (Франция) орденнары, СССР ФАнең М.В.Ломоносов исемендәге алтын медале белән бүләкләнә.

Истәлеге

1980 елда СССР ФАдә М.А.Лаврентьев исемендәге алтын медаль һәм шул исемендәге бүләк булдырыла, ул ике елга бер тапкыр математика, механика һәм физика өлкәсендәге тикшеренүләрне үстерүгә, шулай ук Себерне һәм Ерак Көнчыгышны үстерүгә керткән күренекле казанышлар өчен бирелә.

Биш ел саен (1980 елдан) математика, механика һәм физика буенча халыкара Лаврентьев укулары үткәрелә (1995 елда Казанда уза).

Лаврентьев — Новосибирск шәһәренең мактаулы гражданы.

РФА Себер бүлегенең Гидродинамика институты, Новосибирск университеты каршындагы физика-математика мәктәбе, Мәскәүдә һәм Казанда урамнар, Новосибирск Академшәһәрчегендә проспект, фәнни-тикшеренү судносы, Памир һәм Алтайда тау түбәләре, 1979 елда ачылган кече планета аның исемен йөртә.

Хезмәтләре

Курс вариационного исчисления. М.–Л., 1938 (автордаш);

Конформные отображения с приложениями к некоторым вопросам механики. М.–Л., 1946;

Вариационный метод в краевых задачах для систем уравнений эллиптического типа. М., 1962;

Методы теории функций комплексного переменного. М., 1965 (автордаш);

Проблемы гидромеханики и их математические модели. М., 1977 (автордаш).

Әдәбият

Михаил Алексеевич Лаврентьев. 1900–1980. Новосиб., 1983;

Притвиц Н.А. Естествоиспытатель, преобразователь, просветитель // Лаврентьевские чтения по математике, механике и физике. Новосиб., 2000.