Биографиясе

1950 елның 14 гыйнварында Әлмәт шәһәрендә туган.

Казан университетын (1972), Менеджмент академиясен (Целле шәһәре, Германия, 1994) тәмамлый.

1972–2000 елларда ТатНИПИнефтьтә: 1986–1994 елларда лаборатория, 1995–1997 елларда геологик разведка бүлеге, 1998–2000 елларда разведка һәм промысел геологиясе бүлеге мөдире.

1999–2004 елларда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты.

2000–2002 елларда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары, 2002–2005 елларда РФнең Федерация Советы әгъзасы.

2005 елдан Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры, 2007 елдан Татарстан Республикасы Президенты каршында җир асты байлыкларыннан файдалану, нефть, газ һәм экология мәсьәләләре буенча дәүләт киңәшчесе, бер үк вакытта, 2008 елдан Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе каршындагы Җир асты байлыкларыннан файдалану һәм экология проблемалары институты директоры.

2010–2012 елларда Татарстан Республикасы энергетика министры урынбасары.

Фәнни эшчәнлеге

И.А.Ларочкина – эзләү һәм разведкалау скважиналарын бораулау һәм нефть запасларын исәпләү алымнары буенча тәкъдимнәр авторларының берсе. Татарстан Республикасы территориясендә нефть һәм күмер катламнары таралуның төп закончалыкларын ача. Идел-Кама антеклизасы тектоник төзелешенең яңа моделен эшли.

Бүләкләре

Татарстан Республикасы Дәүләт бүләге лауреаты (2009). Медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Особенности размещения и перспективы поисков скоплений нефти и газа нетрадиционного типа Волго-Урала. М., 1994 (автордаш).

К проблеме возможной нефтегазоносности кристаллического фундамента // Прогноз нефтегазоносности молодых и древних платформ. Казань, 2001 (автордаш).