Биографиясе

1905 елның 23 апреле, Казан — 1989 елның 15 гыйнвары, шунда ук.

Казан университетын тәмамлаганнан соң (1930), шунда ук эшли, геометрия кафедрасы мөдире (1944–1945), физика-математика факультеты деканы (1951–1958), Математика һәм механика фәнни-тикшеренү институты директоры (1961–1980), геометрия кафедрасы профессор-консультанты (1980 елдан).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре гомумиләштерелгән фәзаларның дифференциаль геометриясенә һәм математика тарихына карый. Лаптев таяну элементлары фәзасы теориясен эшли һәм анда Ли дифференциясе аппаратын үстереп, аның төрле мәсьәләләр чишүдә кулланылышын күрсәтә; күрсәтелгән фәзаларда дифференциаль инвариантлар, бәйлелекләр, кәкрелек теорияләрен эшли, ковариант дифференциаллауны күрсәтеп бирә.

Лаптев — Казан университеты математик галимнәренең эшчәнлеген популярлаштыручы, Н.И.Лобачевскийның 150 еллыгына басылып чыккан фәнни биография авторы, аның хезмәтләренең тулы җыентыгын нәшер итүне оештыручы, Казан университетында ел саен «Лобачевский укулары» конференцияләрен үткәрүне башлап йөрүче һәм аларның җитәкчесе. Лобачевский геометриясе ачылуга багышланган «Бишенче постулат серләре» («Загадки пятого постулата») кинофильмын эшләгәндә фәнни консультант буларак катнаша.

«Белем» җәмгыяте лекторы буларак, халык арасында зур популярлык казана.

Бүләкләре

Ленин ордены, Хезмәт Кызыл Байрагы, «Почёт билгесе» орденнары, СССР ФАнең П.Л.Чебышев исемендәге медале белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Пространство опорных элементов // Тр. 4 Всесоюз. мат. съезда. 1964. Т. 2;

Дифференцирование Ли / ВИНИТИ // Итоги науки. Алгебра. Топология. Геометрия. 1965. М., 1967;

Альтернированная производная Ли в пространстве опорных элементов с геометрическим опорным объектом // Изв. вузов. Математика. 1972. № 12;

Николай Иванович Лобачевский. К., 1976.

Әдәбият

Научное наследие Бориса Лукича Лаптева // Итоги науки и техники. Проблемы геометрии. 1989. Т. 21;

Профессор Борис Лукич Лаптев (глазами учеников и друзей). К., 1992.