Биографиясе

Гомер еллары: 1904 елның 12 июле, Тамбов — ?

1925 елда Воронеж университетының медицина факультетын тәмамлагач, Донецк округы Миллерово шәһәре хастаханәсендә табиб-хирург.

1927 елдан Саратов университетының хирургия клиникасында.

1930 елдан Воронеж медицина университетында.

1934 елдан Архангельск медицина институтының оператив хирургия кафедрасы мөдире, 1939 елдан Казан медицина институтының һәм бер үк вакытта ГИДУВының оператив хирургия кафедрасы мөдире.

1945 елдан Казан травматология һәм ортопедия фәнни тикшеренү институтында, ректор урынбасары, 1950 елдан Караганда медицина институтының оператив хирургия кафедрасы мөдире, директор урынбасары.  1955 елдан Благовещенск (Амур өлкәсе) медицина институтының оператив хирургия кафедрасы мөдире.  

Бөек Ватан сугышы чорында Казан эвакогоспитальләрендә киңәшче.  

Хезмәтләре оператив хирургиягә карый.

Әдәбият

Абрам Иосифович Лаббок // Сб. трудов по морфологии и хирургии. Благовещенск, 1960.